ӘНИЛӘР КӨНЕ
Бәйрәмнәрнең иң изгесе -
"Әниләр көне" җитә.
Бөтен илләр, дөнья халкы
Шатланып аны көтә.
Дөньядагы тере җанның -
Барсының бар әнкәсе.
Һәр әнкәйнең җирдә яши
Сөеп туймас бәбкәсе.
Шушы бәбкәсен үстерә
Бик саклап һәлакәттән.
Ышанычлы таянычым
Булыр диеп киләчәктә.
Тузан кундырмый үстергән,
Кадерләп бәбкәләрен.
Кайберәүнең вөҗданы җитә
Онытырга әнкәләрен.
Ничек инде онытырга
Тудырган үз анаңны?
Ничек аннары яшәргә
Югалтып иманыңны?
Әниләрнең күңелләре
Бик йомшак, сизгер була.
Сагындырып рәнҗетсәгез,
Күзләренә яшь тула.
Әниләргә күп кирәкми,
Сезнең килүне көтә.
Кайвакытта телефоннан
"Исәнме, әни?" дә җитә.
Исән чакта әниләрнең
Белегез кадерләрен.
Әгәр инде кайгы килсә,
Онытмагыз каберләрен!
Әниләр мәңге яшәми,
Бар гомерләр саналган.
Яши җирдә бәхетлеләр,
Әнкәй белән картайган.
Яшәсен озак әниләр,
Бар дөньяга ямь биреп!
Күпме бергә яшәсәк тә,
Туймабыз аны күреп.
"Әниләр көне" генә түгел,
Күпме гомер барлыкта,
Һәр көнегез матур үтсен,
Бәхет белән шатлыкта!
Әсхать Фәсхетдинов
Казан.