Бу ни хикмәт, әле кайчан гына диңгездәй дулкынланып утырган иген кырларын курай баскан, тирә-юньне җанлы тормыш ыгы-зыгысына күмгән куәтле техника, терлекчелек фермасындагы автоматлаштырылган саву җайланмасының гөрелтесе тынып калган...
Күңелсез төштән тизрәк арынырга теләп Сабантуй тау башына юнәләм. Монда мине мамыктай йомшак түшәк булып җәелгән хәтфәдәй үләнле тау, батырларын көтеп зар булган көрәш мәйданы, туры һәм кыек баганалар, җиңүчеләрне игълан иткән алып баручысын сагынган трибуна, җыр-бию осталарын менә менәрләр дип торган сәхнә һәм тирә-юньгә серлелек өстәгән, айлы кичләрдә бик күп парларның сөю, вәгъдә сүзләренә фатыйхаларын биргән ак күлмәкле каеннәр каршылый. Әйе, мин сөйләгәннәр төш түгел.
Хәтерлисезме? – димен, каеннарга багып. Талгын гына искән җилгә яфракларын шыбырдатып, гүя, алар да миңа:
Хәтерләми буламы соң?! – диләр...
...Хәтеремдә... Хәтеремдә... Бәләкәй идем әле. “Большевик” колхозын берләштергән Көнтүгеш, Янтимер, Яңа Уразай, Югары һәм Түбән Иванай, Тозлыбин авыллары халкы хуҗалык үзәге булган Көнтүгеш авылының көнчыгышында урнашкан шушы тау башына һәр елны халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйга җыелыр иде. Безгә, 1960-1970нче елларда туган бала-чагага, әниләр алып биргән яңа күлмәк, сандалиларны киеп, алты авылдан килеп “Беларусь” арбасыннан сату иткән апалардан плиталы “Пальма” шоколады, Балтачта җитештерелгән “Лимонад” эчемлегенең тәмен тату белән үтә дә кызыклы, көтеп алынган чара иде ул Сабантуйлары.
Ә бу каен төбендә Янтимер авылыннан һәр җәйдә Җәмилә апа Валитова үзе әзерләгән куас, кипкән көнбагыш, көздән җыеп киптереп, бүрттереп алып килгән шомырт җимешен тәкъдим итә иде сабантуйчыларга. Ул куас, көнбагыш, шомыртны күпме алганмындыр, мәгәр татлы тәмнәре әлегедәй тел төбемдә.
Үз батырлары бар иде авылым Сабантуеның. Яңа Уразай авылындагы сарыкчылык фермасында махсус симертеп үстерелгән тәкәләр көрәш батырлары йөзендә ияләрен таптылар. Көнтүгештән Фәнзир Кыямов, Ким Галин, Әлфит Исмәгыйлев, Янтимердән бертуган Альберт һәм Альфирт Валиевлар, Леонид Ахтариев һәм башкалар бил бирмәделәр.
Чаптарлар ярышы да исемгә генә үтмәде туган Көнтүгешемдә. Биш-алты чакрым араны җилдәй җитез үтүчеләр Нәкыйп Исмәгыйлев, Әлфрит Шайбәков, Рәфит Исмәгыйлев, Дмитрий Лобовлар иде.
Хуҗалык итүнең яңа алымнарын үзләштереп, аз чыгымнар белән күбрәк продукция җитештерү максаты белән ал-ял белми эшләгән игенчеләр, савучылар арасында өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалерлары Равил Якупов, Рәфик Шәмсунов, Октябрь революциясе ордены кавалеры Ямига Хәкимьянова һәм башкалар бар. Болар әле бер Көнтүгеш авылыннан гына. Гөрләп яши иде бит көнтүгешлеләр, гөрләп үтә иде бит Сабантуйлары!..
Бүген биредә тынлык... Менә ничәнче ел инде туган авылымда Сабантуй бәйрәме үтми. 1990нчы еллар башында икегә бүленгәч тә Көнтүгеш, Янтимер, Яңа Уразай авыллары берлегендә “Большевик” хуҗалыгы үзен-үзе алып бара ала иде бит әле. Их, шул хаталарга китергән 1996нчы ел... Аерылганнан соң аю тамагына керә язган, көрчеккә терәлгән элекке икенче яртысы – “Урожай” хуҗалыгы белән берләштерү элекке тормышның астын-өскә китерде шул...
Юл куелган ялгышлыкларга күңелләреннән бик сыкрансалар, әрнесәләр дә, тирә-якка кан төкермәде авылдашларым. Җаннары елаганда да, киләчәккә якты йөз белән карарга тырыштылар. Яшәргә, тормышны алып барырга , балалар укытырга, нинди дә булса файдалы шөгыль белән мавыгырга кирәк бит! Һәм.. яраклаштылар да. Шәхси хуҗалыкларында сыер малларын ишәйтеп, умартачылык, бакчачылык эшенә бирелеп тырышлык белән дөнья көтәләр бүген дә. Юк, ялкау халык яшәми туган авылымда. Кулыннан эш килмәгән кешеләр көн иткән авылдагы һәр дүртенче йортта куәтле авыл хуҗалыгы техникасы, җиңел автомашина булуы мөмкинме?
Мал-туарны да тәрбияли беләләр Көнтүгештә. Район базарында Көнтүгештән китерелгән ит зур сорау белән үтә. “Ул авылның ите тәмле,” – дип ала халык.
Хуҗалык мәшәкатьләрендә дә бер-берсенә ярдәмләшеп, хәл белешеп яши авылдашларым. Утын кисү, печән чаптыру һәм китерү дисеңме, бакча сөрү булсынмы – бу яклап та кеше күрше-тирәсенә, бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел.
Сөйләвеңә караганда, Көнтүгештә фәрештәләр генә яши икән дип уйлый күрмәгез, берүк. Юк, тормышыбызга үтеп кергән угрылык, эчкечелек кебек кире күренешләр безне дә читләп үтмәде. Шунысы билгеле, вакытлыча күзәтелгән мондый гыйбрәтләрдән күпләр тәүбәгә килде, аек тормыш белән яши башлауны алга алды.
Туган авыл, газиз җир – күңелгә шулкадәр үз, якын алар! Урман-сулары, табигый хәзинәләре чит җирләрдә төпләнгән ул һәм кызларының төшләренә кереп йөдәтә, кояшлы җәйләрдә үзенә тарта. Әйткәндәй, илебезгә бик күп игелекле хезмәт кешеләре үстереп озаткан Көнтүгешем. Техник фәннәр докторы (кызганычка каршы, инде мәрхүм) Вәгыйзь Хәмәев, хәрбиләр – отставкадагы полковник Рәшит Хәйруллин, подполковник Фәнил Гайсин (инде мәрхүм), язучы, берничә китап авторы Нәфис Гарипов һәм башкалар.
Чит җирләрдә тамыр җәйгән авылдашларым, сезгә эндәшәм. Әйе, туган төбәгегез белән элемтәне бөтенләй өзмисез. Яз, җәй, көз айларында бер булмаса бер кайтып туганнарыгыз, якыннарыгызның хәлен белешәсез, һич югында мәңгелек йортка урнаштырылган газиз кешеләрегезнең каберләрен тәрбияләргә юл һәм вакыт табасыз. Район үзәгеннән туган авылыма, әти-әни янына кайтып йөргән мине дә юлда очраганда машинагызга аласыз:
Авылда ни хәлләр бар? – дисез.
Соравыгызга бүген җавап бирергә тырыштым. Шул ук вакытта, сезгә, чит җирләрдә туган җирләрегезне сагынып гаҗиз булган абый-апалар, яшьтәшләрем, энекәш-сеңелкәшләр, авылдашларым исеменнән күңелемдә сакланган әйтер сүзләремне җиткерергә телим.
Авыл бетә бит... – дисез.
Соң син дә, ул да, башкаларыбыз да чыгып китүне хуп күргәч, кая барсын ул авыл?
Киек чишмә, Тау чишмәсе суларын эчеп, Мата елгасы, Упкын суларында коенып буй җиткереп, һөнәр үзләштереп кеше булгач та сагындыра, үзенә тарта шул ул туган авыл. Күбәләкләр очкан җәйге челлә көннәрендә бигрәк тә.
Гәзиттәге фәлән язмаңны укыдык, Аида, – дисез, Иске Балтач – Көнтүгеш арасын үткәндә.
Бу юлларым сезгә дә барып ирешсен. Күңелләрегездә сакланган хатирәләрегезне яңартсын. “Күрешәсе иде бер Көнтүгеш Сабантуйларында...” – дисәгез дә, күңелем булыр.
Ә бәлки, күрешербез дә әле...
Аида ХӘЙРТДИНОВА. 2004ел.
Хикәяне (язманы) каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) тыела./ Запрещается использование рассказа (записи) без гиперссылки на канал.