"Факел" яшүсмерләр клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының 1 нче зона этабы узды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Арбор, Куныр, Пыжмара һәм Чепья мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Уен 6 этапта узды. Укучылар бик матур уен күрсәтте һәм түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: 1 урын - "Сәйлән" командасы (Куныр)
2 урын - "Мирас" командасы (Арбор)
3 урын - "Белем җәүһәрләре" командасы (Чепья)
4 урын - "Әллүки" командасы (Пыжмара) Илүзә Разыкова ; фото: автор