Хикәянең дәвамы. Башы. "Ничәнче капканы ачканын оныткач, ул Хөсәен ишегенә барып төртелде" бүлеге. "Егерме биш ел инде Азатны аның якыннан бер тапкыр да күргәне булмады" бүлеге. "Эх, әни, тракторына түзәр идең, җан бик кыйнала бит!" бүлеге. "Хәле китеп җиргә утырды егет. Үлемгә бер метр ара калган" бүлеге.
— Азат! — дип кычкырды ул бар көченә. — Нәрсә булды?
— Ташка төртелдем менә... — дип җавап бирде Азат классташына, кулларын җәеп, һәм тиле кеше кебек елмаеп җибәрде.
— Мин парктан тракторны алырга дип менгән идем. Капкадан кергәндә, Ыргый Фәнисенең «КамАЗ»ын күреп алдым. Арты белән тора, ишеге ачык малай мин сиңа әйтим. Сәлам биреп китим дип янына барсам, эчтә икәү сөйләшеп утыралар. «Җеназасын укырбыз без аның!» — дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Ул арада кабинадан аракы шешәсе ыргыттылар да, ишек ябылды. Зур түгәрәк ясап борылып, «КамАЗ» ишегалдыннан чыгып китте. Күреп калдым: рульдә — Самат, мәлҗерәп төшкән Фәнис кырыйга утырган. Мин башта берни дә аңламадым. Тракторны кабызып, кырга эшкә кузгалырга җыенгач кына, башка суккан кебек сискәнеп киттем: юньлегә йөрмиләр болар. Шуннан чаптым инде бар көчемә олы юлга таба куып. Килсәм, син монда утырасың...
Хөсәен боларны ипләп кенә машинаны юлга тартып менгереп куйгач сөйләде. Аннан текә ярга килеп, Азатны әҗәл көтәргә тиешле чокырга карап тордылар. Иңнәрдән кагышып, кочаклашып саубуллаштылар.
— Карап йөр, дускай, яме, адәм булдым дигәндә генә, әрәм була күрмә, — диде Хөсәен ахирәтенә. Бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә килештеләр алар. Әнисе ишетсә, болай да яралы йөрәге өзгәләнер дип уйлады Азат.
«Эх, Самат, Самат, — дип уйлады ул кызыл балчыкны кабер читенә ыргыта-ыргыта, — җеназа укымый гына иңдерәбез инде үзеңне менә гүреңә. Эшләгән эшләрең яман булды, иман китергәнеңә, тәүбә иткәнеңә шаһитларың юк. Имам Бәшир тиктомалдан гына чыгып китмәгән авылдан, синең җеназаңа басарга теләмәгән ул». Саматның гает намазларына булса да мәчеткә аяк басканы булмавын исенә төшереп көрсенеп куйды. Кеше дөнья көтә — гомер үтә шул. Кайчандыр яшьлектә Саматның : «Азат төренеп беткән кыз алып кайткан», — дип көлеп сөйләгәнен ишеттергәннәр иде. Мәрьям яулыклы, күлмәкле кыз иде, чәч тузгытып йөрмәде урамда. Танышулары да шул мөслимә киеменнән киенү сәбәпле булды бит аларның. Дәрвишләр бистәсендә кибет янында ак яулыклы кызга бәйләнгән өч-дүрт исерек үсмерне күреп, машинасын туктатты бервакыт Азат. Казанга килеп йөк машинасында эшли генә башлаган вакыты иде. Кыз тыпырчына, бәргәләнә, әмма «хый-хый» килеп үзен куаклыкка өстерәгән адәм тәганәләре кулыннан ычкынырга җай тапмый. Азат шунда, ярсып, кулына монтировка алды, машинасыннан сикереп төшеп, тилергән төркем уртасындагы аккошка таба атлады. Карашы кискен, нияте нык иде. Үзләренә таба атлаган арысланны күреп, шакаллар башта телләренә салынмакчы булдылар. Тик монтировканың кискен хәрәкәт белән тез астына килеп төшүеннән чабылган үлән кебек егылган беренче егетнең ахлы тавышы тиз айнытты аларны: үкчәләрен арт якларына бәрә-бәрә табаннарын ялтыратты калганнары. Нәҗесле куллардан ычкынган аккош исә коткаручысы ягына рәхмәт тулы карашын сирпеп алды да: «Аллаһы Тәгәлә рәхмәтеннән ташламасын сине, егет!», — дип пышылдады. Үзе кулы белән ашыга-ашыга изүен каплый, башыннан төшә башлаган яулыгын рәтли иде. Азат кызга төбәлеп карый алмады: ничектер тиешсез, килешсез эш булып тоелды күз карашын төбәү. «Утыр әйдә, кызый, өеңә илтеп куям, юлда тагын шакаллар бәйләнмәсен», — диде гамьсез тавышлы булырга тырышып. Йөрәк кенә никтер ярсып тибә башлады, әллә шуңамы тавышы бераз калтырап чыкты. Кыз ризалашып ым какты, егет артыннан машинага таба атлады. Кабинада бер сүз дә сөйләшмәделәр, ике йөрәк тә кызу тибә иде, әмма моны сиздермәскә тырыштылар. Кыз ерак тормый икән. Машинаны урам чатында туктатып, авыл өе кебек өйнең капкасыннан кереп китте. Исемнәрне сорашмадылар, кыз бары тик, машинадан төшкәндә, коткаручысына тагын бер тапкыр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләде.
Бер атна вакыт үткәч, Азатны оешма җитәкчесе кабинетына чакыртты. Бүлмәдә Алмаз Сабирович үзе генә түгел икән. Кәнәфидә чем-кара чәчле, кара озын сакаллы ир урталары тирәсендәге бер кеше утыра иде. Азат кергәч, ул никтер торып басты, якын кешеләр кебек килеп кул биреп күреште, үзе егеткә сынап-чамалап карый иде.
— Менә, Азат, сиңа әйбәт кенә эш чыгып тора. Госман абзаңа тапшырам үзеңне, ул нәрсә кушса, шуны ташырсың, — диде Алмаз Сабирович, киң итеп елмаеп. Эш кирәк иде, чөнки автотранспорт предприятиесе заказларга гел тиенә алмый, шуңа эшсез калган көннәр дә булгалый. Хезмәт хакларын да тоткарлыйлар. Түләгән акчалары да атна-ун көн үткәнче үк янып бетә. Илдә инфляция котырына. Оешмалар исә ябыла. Эштән кыскартулар, эшсез калып тегендә-монда талпынулар башланган иде. Азат инде авылдан ник чыгып киткәненә дә үкенгәли. Ул эшләгән АТПны да таратасылар икән дигән сүзләр дә йөри башлады. Сагындырып авыл искә төшкәндә, егет моңаеп та куя, әмма артка юллар юк — күперләр җимерелгән инде. Госман Акморатов белән шулай таныштылар. Азат әле бу сакаллы адәмнең киләчәктә үзенә бик якын кешегә әвереләсен белми иде.
Дәвамы. Зәңгәр хәрефле сүзләргә баскач, башка бүлекләр ачыла.
"В контакте"дагы безнең төркемгә язылыгыз: https://vk.com/public207865249