Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Күп хатынлык турында Ризаэддин Фәхреддин аңлатмасы

Источник: Яндекс картинки
Источник: Яндекс картинки

Күп хатынлык – ул бер ирнең берсе өстенә икенчесе буларак берничә хатын алуыдыр. Уртак тормышның максаты бергә яшү һәм бергә гаилә кору булганга, берничә хатыннар белән берлектә бер гаилә корылмас. Гаилә кору мәхәббәткә бәйле булганга күрә бервакытта берничә хатынны ярату мөмкин булмас. Бу дөрес бер хөкем булса кирәк. Чөнки берничә хатын бервакытта бер ир белән никахланып җыелсалар, бер-берсенә дошман булырлар. Дошманнар җыелышкан җиргә “гаилә” дип әйтүгә караганда “сугыш урыны” дип әйтү дөресрәк булыр.

Ләкин хатыннарның авыру һәм гозерле булулары яки бала тудырмый калулары да дөньяда бар. Әгәр дә ошбу вакытларда икенче хатын алынмаса, я бозыклыкка дучар булу яки никахның максаты булган нәсел калдырудан мәхрүм булу ихтималы бар. Шуның өчен Ислам шәригате хатын була торып, хатын алырга рөхсәт бирер. Ләкин бу рөхсәт һәркемгә һәм һәрвакытта түгел, ә бәлки гозерле вакытларга кагыла һәм билгеле бер үтәлергә тиешле шартларга бәйле булып тора. Кыскасы: Ислам шәригате әдәп һәм диндарлык җәһәтеннән күп хатынлыкны тыя, әмма зарурат вакытында шартларын үтәүче кешеләр өчен бер юлы бердән дүрткә кадәр хатынга өйләнүне рөхсәт итә.

Әүвәлге шәригатьләрнең күбесендә хатын алу буенча мәгълүм бер сан булмаганда, Ислам шәригате сан белән чикләнмәгән күп хатынлыкны дүрткә кадәр киметте. Әгәр дә хатыннар арасында гадел булмау куркынычы булса, ул вакытта бер хатынга канәгать булу боерыла. Бер уйлап караганда хатыннар арасында гадел булу җиңел эш түгел. Шуңа күрә мөмкинлеге булмыйча торып, хатын өстенә хатын алучы кеше хатыннарга золым кылучы булыр.

... Кайбер галимнәребез: “Шәригать күп хатын белән боерыр!” дип әйтерләр. Бу китапны язган вакытта үземә “маҗаралы” дип тәкъдим итүче бер галим аралашкан вакытта төркичә: “Безнең аурупалылар хакыйкый Ислам дине белән һаман дус була алмыйлар. Алар уйлавынча, Ислам дине күп хатынлык белән боерыр. Хәлбуки бу фикер дөрес түгелдер. Чөнки Ислам дине күп хатынлыкны боермыйдыр, ә бәлки шуның белән ярдәм күрсәтер!” диде. “Боерыр” белән “ярдәм күрсәтер” арасында аерма бик зурдыр. Бу мәсьәләне аурупалылар түгел, хәтта ки мөселманнар арасында да аңламаучылар аз түгел.

Ризаэддин Фәхреддин.