29 октябрь көнне Балтачта уздырылган «Тоннель» операциясе барышында 10 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. 29 октябрь көнне Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучы машина йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан «Тоннель» опрециясе үткәрелде. Операция барышында 56 транспорт чарасы тикшерелде, 10 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде: 6 куркынычсызлык каешы такмаган, 1 номерын укып булмый торган машина белән йөрүче, 1 иминият полисына язылмаган, 1 машина йөртү таныклыгы үзе белән булмаган, 1 техосмотр үтмәгән машина белән йөрүче шоферга беркетмәләр төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп йөрергә чакыра. Балтач районы ЮХИДИ бүлеге