«Әгәр хәзер монтазам мәктәпләр ачып, кызларыбызны укытмасак, киләчәктә дә милләт аналары вә аларның бала тәрбияләре хәзерге шикелле булачактыр»
Сибириядән Н. ханым бу илә яза:
«Хатын-кызларыбызның хәлләрен уйлап күз алдыма китерсәм, күңелләрем тулып, күзләремнән яшьләр килә. Тәрбия вә әдәптән бихәбәр аналар балаларын ничек тәрбия итсеннәр! Ана кочагында яхшы тәрбия алмаган балалар соңыннан ничек тәрбияле булсыннар?! Болардан нинди бер милләт җитешсен? Бүгенге аналарны гаеп итәр хәл юк. Чөнки алар заманында мәктәп вә уку җиңел булмаган. Алар үзләрендә юкны әлбәттә балаларына бирә алмаслар. Ләкин бу хәлне һаман шулай дәвам иттерергә ярыймы? Әгәр хәзер монтазам (тәртипле) мәктәпләр ачып, кызларыбызны укытмасак, киләчәктә дә милләт аналары вә аларның бала тәрбияләре хәзерге шикелле булачактыр.
Ир балаларыбыз өчен һәр җирдә беркадәр тәртипле мәктәп вә мәдрәсәләребез була башлады. Әмма кызларыбыз өчен боларның уннан берсе кадәр дә юктыр. Хәлбуки, хатын-кызлар милләтнең тәмам яртысыдыр. Бүгенге булдыксыз мөгаллимәләр вә мәгълүматсыз абыстайлар кулында шулкадәр газиз кыз балаларыбызның гомерләрен әрәм итәргә аталар вә агаларның кызганмауларына гаҗәпләнерлектер. Бер кызны яхшы укыту ун ир бала укытудан да файдалырактыр. Чөнки кыз бала гаилә башлыгы, балалар анасы булгач, ул үзенең гыйлем вә мәгърифәте илә бөтен бер гаиләне яктырта, балаларын гүзәл тәрбия итеп, инсаният юлына кертә, хәтта асрауларга вә күршеләргә кадәр аның файдасы тия, эчендә мәгълүматлы хатын тора торган бер йорт гади бер йорт булмый, бәлки иң гүзәл вә иң файдалы бер мәктәп була. Гыйлем вә мәгърифәтсезлек сәбәпле бозылган гаилә мәгыйшәтләре түбәнлеккә төшә. Хатын-кызларның күплеге, хатын-кызларның мәгыйшәт җәһәтенчә даимән ирләргә йөк булып торулары, ирләре я аталары авырган яки үлгән хатын-кызларның мәгыйшәт мәйданында бөтенләй гаҗиз калып, әллә никадәр бәлаларга очраулары дикъкатькә алынса, хатын-кызларымызның тәрбиясенә хәзергедән күп артык әһәмият бирелергә тиеш иде...»
«Милләт аналары вә милләткә иң әүвәле рухны бирүчеләр»
Семиречинский областьтан кызлар укыту хакында язылган түбәндәге мәктүб байтак күңелле булып, боннан гыйбарәттер:
«Җидесу вилаятендә моннан берничә ел элек хатын-кызларны укыту бөтенләй кирәксез нәрсә санала иде. Алар милләт аналары вә милләткә иң әүвәле рухны бирүчеләр икәнен һичкем искә алмый, ялгыз үстереп җиткереп, яхшырак мәһәр акчасы алуны гына уйлыйлар иде. Җидесуда башка мөселман җирләрендәге кеби абыстайлар да күп булмаган; менә бу сәнәдә шөкерләр булсын, кызлар тәрбиясенә дә бераз әһәмият бирелә башлады. Азлап кына булса да, кызларга махсус мәктәпләр ачыла башлады. Җидесуның мәркәзе булган Алма-Ата шәһәрендә былтыр кызлар мәктәбе ачылып, 70 ләп кыз ысулы җәдидә илә бик яхшы укыганнар иде. Быел ул мәктәп янә бераз алга басты. Былтыр анда укытучы ялгыз Гафифә ханым гына иде. Быел аның янына «Вакыт»ның 659нчы номерында беркадәр тәрҗемәи хәле язылган Әшрафҗамал ханымны мөгаллимәлеккә тәгаен иттеләр. Аңлы, тәрбиянең мәгънәсен белүче, ачык фикерле Әшрафҗамал ханымның мөгаллимәлеккә керешүе безнең кызлар тәрбиясендә булган өметебезне арттыра төшәдер.
Әшрафҗамал ханым үз балаларын рус мәктәпләрендә укытканы өчен халык аны яратмыйлар иде. Инде шул ук халык тарафыннан мөгаллимәлеккә кабул ителүе кызлар тәрбиясе хакында халыкның да фикере бераз алмашынганлыгын белдерәдер. Бу мәктәптә укучылар бу елда былтыргыдан ким түгелләр, мәктәп тәртипле бара. Бу ел көз Капал шәһәрендә дә бик һәйбәт бер кызлар мәктәбе ачылды. 60 лап кызны мөгаллим Рәхимҗан әфәнде Атнабаевның[1] хатыны 3 сыйныфка бүлеп укыта. Мәктәп тәртипле бара. Халык вә байлар мәктәпкә яхшы күз илә карыйлар, бу мәктәпнең бик тиз алга китүе өметле. Алтай тауларының тармаклары арасында тыныч кына яткан Лепсы шәһәрендә дә, фатирда гына булса да, мөгаллим Зыятдин әфәнденең хатыны 15 ләп кызны яңа тәртип илә укытып тора, Мамановлар авылында да хосусый гына булса да, 15 ләп кызлар укымакдалар[2]. Пишпәк (Бишкәк), Токмак тарафларында да яхшы гына кыз мәктәпләре бар дия ишетелә. Менә бу мәктәпләрнең берәм-берәме тиз вакытта әллә нинди милләт аналары җитештереп бирерлек булмасалар да, бер-ике сәнәдә бу кадәр укуханәләрнең балыкка килүе вә укучы кызларның саны көннән-көн артуы мәмнүн (риза) булмаслык хәлләрдән түгелдер.
«Киләчәктә милләт аналары булачак кыз балаларыбыз»
Нижний губернасы Сергач өязе Уразай волосте Яңа пар карьясеннән (авылыннан) килгән бер мәктүбтә дә кызлар укыту хакында сөенечле хәбәр язылмакта булып, моннан гыйбарәттер:
«Авылыбызның гына түгел, хәтта бөтен Сергач, Василий, Кармыш төбәкләрендәге мөселман кардәшләремнең ирләре азмы-күпме беркадәр гыйлем илә шөгыльләнсәләр дә, хатын-кыз таифәсе уку вә тәрбиядән мәхрүм иде. Шул мөшкел хәлебезне күреп, Финляндиядә сәүдә кылучы, авылымызның күзе ачык, гыйлемгә мәхәббәте бар адәмнәребез моннан бер ел элек кызларга хас бер зур мәктәп бина кылдылар. Ләкин үткән сәнә бәгъзе бер сәбәпләр нәтиҗәсендә бу мәктәп ачылмады. Бу үткән көз фасылында һиммәтле сәүдәгәрләребез үзара киңәшеп, бер җәмгыять тәшкил итеп, мәктәбебезнең мөдирлеген авылыбызның тәрәккыйпәрвәр мулла Лотфулла мулла Шәрифҗан угылына тапшырдылар. Баш мөгаллимә итеп Бубыйдан Рәйхана ханым бинте Габдулла Батыршинованы китереп, мөгаллимәгә ярдәмче итеп Галимә Гафиятулла кызын тәгаен итеп, бу көндә мәктәбебездә 150 кыз бала ысул саутия илә гыйлем кыйлмакталардыр. Әлхәмдүлилләһи, шул өч айның дәвамында мөдиребезнең гүзәл идарәсе, мөгаллимәләребезнең иҗтиһад вә тырышулары күләгәсендә киләчәктә милләт аналары булачак кыз балаларыбыз дөрес язарга вә дөрес укырга, әдәп вә әхлакка өйрәнеп, бөтен тирә-юнебезгә үрнәк булып киләләр».
ХХ гасыр башында Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә хатын-кыз мәсьәләсе, кызлар укыту эшенең торышы, проблемалары турында тулырак: ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. – Казан: Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020. – 380 б. китабыннан укырга мөмкин.
[1]Рәхимҗан Атнабаев – күренекле педапгог, мәгърифәтче, «Иж-Бубый», «Рәсүлия» мәдрәсәләре мөгаллиме.
[2]Хәзерге Казахстанның Алма-Ата өлкәсенә караган Кара-Агач дигән урында сәүдәгәр һәм хәйрияче Маман би Калкабай улы мәктәп салдыра.