Найти тему
Татарский Мир

Чиләбе өлкәсе татарлары

Татар халкы бай тарихлы һәм мәдәниятле халык. Ул кайда гына яшәмәсен, кая гына күченмәсен, үз бердәмлеген югалтмаган, ә киресенчә, үз татар дөньясын, үз җәмгыятен төзегән.

Чиләбе өлкәсе – татарларның тарихи ватаны. Бу якларда борынгы бабаларыбызның яшәве XI гасырлардан ук мәгълүм. Ә инде XIX йөз – XX йөз башыннан алып, Чиләбе өлкәсе (аеруча Троицк, Верхнеуральск) Россия татарларының мәдәни һәм икътисади тормышларында иң эре үзәкләренең берсенә әверелә. Көньяк Уралда татар мәдәниятен оештыруда Габдрәшитов, Бакиров, Вәлиев, Габбасов, Дәминов, Идрисов, Нигъмәтуллин, Рәмиев, Уразаев, Учаров, Хәсәнов, Яушевлар кебек мәшһүр татар байларының роле зур булган. Мәчетләр төзелешенә, мәдрәсәләр, дөньяви милли уку йортлары ачуга, хәйрия һәм мәдәни-мәгариф җәмгыятьләрен тотуга, милли матбугат чыгаруга алар үзләреннән зур өлеш керткәннәр һәм татарларның бүгенге көндә үз гореф-гадәтләрен, телләрен, диннәрен, үзаңын саклап калуына, онытмавына 100 ел алдан нигез булдырганнар.

2010 елгы статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге көндә Чиләбе өлкәсендә иң күп татарлар яшәүче районнар һәм шәһәрләр булып Магнитогорск, Копейск, Конашак, Миасс, Саткы, Троицк, Чиләбе, Златоуст һ.б.лар тора. Гомумән, Чиләбе өлкәсендә 180 меңнән артык татар теркәлгән. Гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән әлеге саннар Чиләбе җирлегенең милләттәшләребез өчен гаять мөһим урын булуын раслый.

Әлеге җирлектәге авылларның исемнәре шактый кызыклы һәм үзенчәлекле булулары белән аерылып тора: Париж, Остроленко, Кассель һ.б. Бу иң беренче чиратта, казак гаскәрләрендәге татарларның Европа шәһәрләреннән җиңү яулап кайткач, авыл исемнәренә кушуы белән бәйле. Әмма бу исемнәр белән бергә элек кулланылган һәм буыннан-буынга күчеп килгән исемнәр дә сакланган һәм кулланылып бара. Халыкның бүген дә Кассельны – Кили, Остроленконы – Сарашлы, Парижны халык телендә Яшь авыл дип йөртүләре билгеле. Әйе, бу барысы да Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларга хас үзенчәлекләр.

Чиләбе һәм Троицк яклары – Г. Тукайның шәхси тормышына да уңай тәэсир иткән җирләр. Г.Тукай 1912 елда бу якларда кымыз эчеп дәвалана һәм, азга гына булса да, гомерен озынайта.

Троицкида татар футболчылары

ХХ гас. башы футболчылары. Фото: https://aif-s3.aif.ru/
ХХ гас. башы футболчылары. Фото: https://aif-s3.aif.ru/

Моннан тыш, XX гасыр татар матбугатында әлеге өлкәгә кагылышлы аерым кызыклы хәбәрләр игътибарга лаек. Мәсәлән “Вакыт” газетасында (1914 ел) Троицкида футбол (туп) уйный торган өч команда турында хәбәр ителә. Аларның берсе ялгыз мөселманнардан гыйбарәт булуы һәм яз башыннан бирле һәр атна 2-3 мәртәбә уеннар үткәрелүе хакында сөйләнә. Сабирҗан әфәнде футбол уенының иң осталарыннан берсе икәнлеге ассызыклана. Троицкида футбол белән зур кызыксыну булуы турында, шулай ук Нияз Максудов (Ниязколый дип йөртәләр) исемле кешенең биографисеннән аңларга мөмкин. Ул үз вакытында күренекле сәүдәгәр Яушевлар тарафыннан Бәйрутка укырга җибәрелә. Ләкин Бейруттан мулла булып кайтмый, Аляфранкка (Европачыл), чалма урынына, эшләпә киеп кайта. Европага китеп, футбол уйнарга өйрәнгән була. Кайткач, шәкертләрне дә футбол уйнарга өйрәтә. Хәтта Троицкида аңа футбол тубы табып булмый дип, аны Мәкәрҗә ярминкәсеннән алып кайталар.

Давамы бар.

Әзерләде: Ш.Садыков

Тулырык: Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары. – 2 нче басма. – Казан, 2021. – 444 б.