Минем урта мәктәптә бераз сәер һоббием иде. Дәреслекләрне бизәп бетерү. Тукта, "нинди сәер ул соң" дип әйтмә. Һәр рәсемнән җенси мөнәсәбәләрне сурәтләү, антик сыннарга трусик вә лифчик бизеп кидерү, уку параграфларына оятсыз сүзләрне өстәү түгел ул. Шуннан да сәер димәк. Мин һәр әлифбага һәр текстта һәр хәрефкә "хәрәкәләр" өстеп куя идем! Мин шундый ук бер генә "шашкан" дип уйлаган идем. Соңрак мин бер гасыр элек яшәгән әстетикадашымны таптым. Ләкин шуны гарәп әлифбасын яхшы белүче генә аңлый ала. Бу хәриталарда беләсезме нәрсә кызык? 1920 елның реформадан соң гарәп әлифбалы татарча язу өчен "хәрәкәләр" һич тә кирәкми! Алар әйтелешен берничек тә үзгәрмиләр! Хәрәкәсез дә барысын матур итеп укыла! Ә автор һәр иҗек өстеннән аларны куеп чыккан! Ни өчен? Беренчедән, болай матуррактыр. Мин болай дип сизәм. Икенчедән, ул стильләштерү. Урыс телендә БАШ ХӘРЕФЛӘР БЕЛӘН ЯЗЫП БУЛА. Инглиз телендә ALL CAPS стиле дә бар. Баш белән юл хәрефләрне аермый торган әлифаларда шундый ALL CAPS очрый икән, м