Һәркемгә мәгълүмдер ки, археографларга һәрвакыт төрле фәнни экспедицияләрдә еш йөрергә туры килә. Яз җитү белән без дә илебезнең татарлар яшәгән төрле почмакларына чыгып әби-бабалардан калган борынгы язма истәлекләр эзләп йөрүдә булабыз. Эзләгән тапкан, ташка кадак каккан, дигәндәй, археографик материал, төгәлрәк әйткәндә инкыйлабка кадәр язылган борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар кая гына барсак та, әле һаман табылып тора. Гәрчә, инде алар күптәннән череп юкка чыгып беткәннәрдер кебек тоелса да, әлегә кадәр бер дә археографик материалсыз кайткан кеше булмады.
Берничә ел элек Удмуртия Республикасына комплекслы фәнни экспедициягә барырга туры килде. Анда татарлар күпләп яшәгән Балезино, Юкамен, Глазов районнарында булып, шактый гына материал табып алып кайта алдык. Удмуртиядә археографик материал эзләп йөргәндә, кайбер авылда яшәүчеләр безгә Пучинкә авылына барырга киңәш иттеләр. Анда, янәсе, бик күп борынгы кулъязмалар табарга мөмкин икән. Инде вакыт кичкә таба якынлашса да, без башка экспедиция әгъзаларыннан аерылып, шул Пучинкә авылына киттек. Авылга килеп керүгә мәчете игътибарны җәлеп итте һәм анда кереп чыгарга булдык. Авыл имамы Надир хәзрәт Бузанаков безне якты йөз белән каршы алып, мәчеттә сакланучы борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар белән таныштырды.
Пучинкә авылында табылган материалларга килгәндә, биредә бу төбәккә кагылышлы бер кызыклы гына кулъязма китап табылды. Анда Нократ хакында озын бер поэтик әсәр урын алган. Ул ХХ гасыр башында гарәп графикасында язылган, эчтәлеге белән тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Әсәрнең исеме күрсәтелмәгән яки бөтенләй булмагандыр да, шуңа күрә шартлы рәвештә генә “Нократ маҗаралары” дип куйдык. Биредә сүз Вятка губернасы Слободской өязенең Ярослав волостенда (хәзерге Киров өлкәсенең Слободской районы) урнашкан Нократ авылы турында сүз бара. Әлеге әсәрнең кыскача эчтәлеге болай: Глазов өязеннән бер фәкыйрь кеше Нократ авылына сәфәргә чыга, барып җиткәч, моңа хәтле таныш та булмаган бер Һади исемле муллага керергә була. Мулла өйдә булмаса да, абыстае аны бик хөрмәтләп кунак итә. Аннан соң башка муллалар да бер-бер артлы бу кешене кунакка чакыра башлыйлар. Муллалардан Һади, Салах, Таһир, Нәҗип, Әхмәдсиддыйк, Зариф, Гариф хәзрәтләрнең исемнәре телгә алына, аларга бераз характеристика бирелә. Шулай ук зур кибетләр тотучы, сәүдәгәр Бородин хакында да сөйләнелә. Нинди генә ризыклардан авыз итмичә калмый фәкыйрь мөсафир, хәтта киткәндә үзенә бик күп итеп сәдакалар, бүләкләр биреп кайтаралар. Үзенең күргәннәрен бу фәкыйрь кеше лирик герой исеменнән юмор-сатира һәм төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тасвирлап, шигъри юлларга салган һәм менә дигән әсәр барлыкка килгән. Кызганычка каршы, автор үзенең исемен бер җирдә дә күрсәтмәгән, язып калдырмаган, шуңа күрә аның турында бер мәгълүмат та юк. Күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре дә, кем тарафыннан чыгарылганы онытылып, гомумхалык иҗатына әверелгән. Шул сәбәпле, бәлки, бу әсәрне дә халык иҗаты әсәре итеп карарга кирәктер.
“Нократ маҗаралары” язылган кулъязма китапның үлчәме: 18х11, текстының үлчәме: 16,5х10. Күчерүченең исеме, күчерү вакыты һәм урыны күрсәтелмәгән. Кәгазе безнең илдә эшләнелгән булган, чөнки анда кысу юлы белән төшерелгән бизәкле штемель эзе бар: “Фабрики / Платунова / № 7”. Шуннан чыгып ышанычлы рәвештә кәгазе Вятка губернасы, Слободски өязе, Урта волостендә урнашкан Платунов фабриксында җитештерелгән дип әйтә алабыз. Библиограф, тарихчы С.А.Клепиков фикеренчә, әлеге фабрика штемпеле 1914 елда чыккан кәгазьләргә куелган.[1] Димәк, кулыбыздагы кулъязма китап та шул дәвергә карый булып чыга. Текстлары заводта җитештерелгән шәмәха төстәге каралар белән язылган. Кустодлары куелмаган, шулай ук пагинациясе, тышлыгы да юк. Кәгазьләр кулдан ефәк җеп белән бераз тупас рәвештә тегелеп китап формасына китерелгән. Сакланылышы уртача дип әйтергә мөмкин, шулай да бөкләнеп ятканлыктан кайбер битләре урталай ертылган, дымлы урында ятканлыктан, төрле кечкенә саргылт кара таплар барлыкка килгән.
Укучыларга шигъри әсәрнең тулы текстын тәкъдим итәбез, аңларга уңайлы булсын өчен кайбер архаик грамматик формалар хәзерге әдәби тел нормаларына салынды, кулланылыштан төшеп калган лексик берәмлекләр астөшермәләрдә аңлатылып барылды.
Бисмилла дип чыгып киттем
Нократка[2] барырга,
Нократка баргачтын[3],
Хәйран булып торырга.
Бисмилла дип чыгып киттем
Иртә торып таң берлән[4],
Нократтан барып кайттым
Әлхәмделилләһ[5], мал берлән.
Нократның атлары
Юлга чыккач, һич армый,
Нократны күрергә
Безнең ише кем бармый.
Нократка без бардык,
Хәйран булып без тордык,
Нократка баргачтын,
Кунак булып без йөрдек.
Машинада[6] баргачтын,
Төшеп калдым Ардаштан[7],
Бер муллада кунак булдым
Килеп кергәч бер баштан.
Машинадан төшкәчтен,
Бардым инде җәяүләп,
Нократка баргачтын,
Кердем аулак җир сайлап.
Нократның мулласының
Күңелләре шат икән,
Нократта Һади мулла
Кунак өчен ялт икән.
Бу Лүкмидә без торабыз
Кара өйдә буялып,
Һади муллага барып кердем
Йөзем кызарып, оялып.
Һади мулла өйдә юк,
Ашка киткән ашыгып,
Бибифәрбиза алып керде
Йон шәлен ябынып.
Чүпчи суның буеннан
Ата куян тотканнар,
Абыстасы юмарт икән –
Пешереп җиткерде бөккәннәр.
Бибифәрбиза кизүлидер[8]
Күгәрчен күк гөрелтәп,
Чалт-чалт итеп басып йөри,
Кала идәннәр дерелтәп.
Бибифәрбиза чәй китерә
Подносларын күтәреп,
Алдан нигъмәт китерде
Күңелләрне юатып.
Су буенда су сары,
Барып ничек тотарым[9],
Һич исемдә юк иде
Бу кадәр кунак буларым[10].
Югары өйдә чәй эчтем,
Күңелләрем йомшап,
Юмарт икән абыстайлары,
Мактасаң да, хәер шәп.
Һади мулла кайтып керде
Кояш кебек ялтырап,
Һади мулла кергән чакта
Мин торамын калтырап.
Күңел берлән кунак итте
Һади мулла тартынмый,
Унике көн кунак булдым
Нократтан артынмый[11].
Сагынганда без йөрибез
Лүкми буенда җыр җырлап,
Барган көнне дүрт мулласы
Кунак кылды бик зурлап.
Нократтагы муллаларның
Ахун мулла атасы (ягъни зур мулла).
Нократка баргачтын,
Һич килмидер кайтасы.
Бу Лүкминең фетнәсе
Бетәсе юк үлгәнче,
Җәннәткә кергәчтен,
Кемнең килсен чыгасы.
Нократка баргачтын,
Сыйлагачтын[12] куандым,
Һәр муллада кунак булып,
Бик күп көннәр юандым.
Ахун мулла безне сыйлый,
Безне сыйлау зур эштән,
Ахун мулла сәдака бирде
Егерме тиен көмештән.
Салах муллага ашка бардык
Кич атна кич[13] җыелып,
Бер өстәлгә утырдык
Утыз кеше тыелып.
Салах мулла аш китерә
Алдан төрле нигъмәт,
Һәр кешегә егермешәр тиен,
Сәдака бирде бик юмарт.
Оренбурның арасы
Казакъ чәчкән тарысы,
Нократның мулласы,
Кунак итте барысы.
Бу язуны яздым бән[14]
Йөргәнемне исәпләп,
Нократта йөргәнне
Кайчан бетерерсең хитаблап.
Нәҗип хәзрәт чакырып алды,
Чыгарбыз, дип болынга,
Рәхәтләнеп утырып бардым
Тимер арба турында.
Су буеннан барганда
Чыланды читек, олтаннар,
Чәй эчкәндә китереп бирде
Урыс бик зур чуртаннар.
Таһир мулла мөәзин берлән,
Без утырабыз сыйланып,
Су буеннан абыстайлар
Йөриләрдер бизәнеп.
Хәзрәт алды чуртаннарны
Акча биреп бәйләнеп,
Чуртаннарны пешерделәр
Казан тулы май салып.
Болын буенда йөргәндә
Һәвәс килә курадай,
Су буенда без йөрибез
Казаннан килгән түрәдәй.
Су буенда абыстайлар
Йөриләрдер бизәнеп.
Хәзрәт берлән чәй эчәбез
Су буенда тезләнеп.
Су буенда кошлар сайрый,
Талдан талларга кунып,
Җәмыгы[15] көнне хозур кылдык
Ерак җирләргә барып.
Нәҗип хәзрәт тәрәккый[16],
Эчмидер ул аракы,
Алты төрле гәзит ала,
Һәрбер эше яраклы.
Шәмсекамәр абыстай
Килә суның буеннан,
Гуляньяда[17] йөргәнем
Чыгасы юк уемнан.
Нократта бакча хуб[18],
Байларында акча күп,
Гуляньяда без йөрибез
Кечкенәрәк патша күк.
Гуляньяда күрелде,
Төрле нигъмәт җыелды,
Шәмсекамәр абыстайдан
Егерме биш тиен бирелде.
Нәҗип мулла хәзрәт
Җигеп җибәрде бер кара ат,
Үз өлешне биш сум биргәч,
Миннән бетте хәсрәт.
Нәҗип мулла хәзрәт
Бал әзерли хәзерләп,
Җыен мулла ашадык
Ул балны без кадерләп.
Нәҗип мулла малы бар,
Поднос тулы балы бар,
Нәҗип мулла юмарт дип
Нократта даны бар.
Нәҗип мулла манарасын
Өрәнгедән ясата,
Манараны караганда
Таһир хәзрәт ашата.
Манарага ай салганда
Безләр[19] бардык җыелып,
Таһир мулла чакыргачтын,
Безләр кердек сыенып.
Таһир хәзрәт бар икән,
Абыстасы пар икән,
Күп мулланы сыйларга
Юмартлыгы бар икән.
Әхмәдсиддыйк чакырды
Күңеле берлән раслап,
Безгә килми калсаң инде
Җибәрермен, ди, тотып.
Әхмәдсиддыйк йортының
Түбәләре тимердән,
Әхмәдсиддыйкка без бардык
Кичкә таба эңгердән.
Әхмәдсиддыйк йортларының
Әйләнәсе яшел бакча икән,
Җәйге асыл матур көннәрдә
Чәй эчәргә яхшы икән.
Әхмәдсиддыйк корты бар,
Яшел түбәле йорты бар,
Без фәкыйрьне кунак итте,
Алты төрле балы бар.
Өе тулы сәгатьтер,
Бер арганчы санап тор,
Өе тулы җиһаздыр,
Хәйран калып карап тор.
Әхмәдсиддыйк кортларын,
Барысыны[20] күрсәтә,
Безнең ише ишәккә дә
Корт гыйлемне өйрәтә.
Әхмәдсиддыйк кортларының,
Яшникләре[21] өлгедән,
Әхмәдсиддыйк абыстае
Бүләк бирде сөлгедән.
Әхмәдсиддыйк йөрмидер
Көн дә саен байлардан,
Әхмәдсиддыйк абыстае
Бүләк бирде шәлләрдән.
Әхмәдсиддыйк китабын,
Кемнәр белсен хисабын,
Әхмәдсиддыйк муллага
Байлык бирсен күп тагын.
Әхмәдсиддыйк кортларының,
Яшникләре саплы ул,
Әхмәдсиддыйк кортларын
Җәй көн булса, саклый ул.
Әхмәдсиддыйк сәгате
Кәк-күк диеп кычкыра,
Әхмәдсиддыйк кортлары
Җәй көн бал эчтерә.
Әхмәдсиддыйк кортлары
Мисле җәннәт йортлары[22],
Иртә-кич сүнмидер
Яна торган утлары.
Әхмәдсиддыйк бакчасында
Бер дә юктыр таллары,
Әхмәдсиддыйк бал ашатты,
Әле дә бетми тәмнәре.
Һади мулла бирде безгә
Чәч алырдай бритва,
Һади мулладай юмарт кеше
Бу дөньяда аз туа.
Һади мулла бирде безгә
Сиксән тиенлек түбәтәй,
Һади мулла озатты безне
Прогон хакын түләтми.
Һади мулла абыстае
Бирде зәңгәрле яулык,
Һади мулла абыстаена
Алла бирсен бик саулык.
Һади мулла абыстае
Бирде күлмәклек ситса,
Һади мулла биргән нәрсәләр
Барысы да бик истә.
Һади мулла абыстае
Бирде безгә күмәчләр,
Һади мулла, юлда эч, дип
Бирде безгә чын чәйләр.
Бу дөнья фани торыр,
Миннән кемнәр үтмиләр,
Юлда аша, дип инде
Бирде инде күкәйләр.
Һади мулла килми монда,
Ашка йөридер анда,
Һади мулла бәхете булса,
Син дә йөрерсең көн дә.
Һади мулла бирде безгә
Бүләк итеп күп китап,
Хак Тәгалә, кыямәт көн
Әҗерене кыл хисап.
Һади мулла бирде безгә
Юлга чыгарга акча,
Һади мулла бирде безгә
Китап йөртергә букча.
Һади мулла бирде безгә
Укымага күп китап,
Һади мулла биргән нәрсәләрне
Кемнәр бетерсен чутлап.
Безнең кияү бик уяу,
Яшь матур кызны йомдырды,
Безнең Идрис мулланы
Кызны алып тондырды.
Гариф мулла уяу кеше,
Махы бирмидер яшьләргә,
Мулла кызы Гайшәне
Үзе тырыша башларга.
Гариф мулла бик юмарт,
Яшь кыз алды – күңеле шат,
Безгә әгәр менмәсәң,
Кылыч җибәрермен, карап ят!
Гариф мулла үзе бар,
Төрле нәсыйхәт сүзе бар,
Бер җария кызы бар,
Бирәм, дигән сүзе бар.
Гариф мулла сөендерде,
Ике кичне кундырды,
Бер күлмәклек ситса биреп,
Безнең күңелне тондырды.
Язгы көндә безнең монда
Ватык була киртәләр,
Нократка баргачтын,
Бородинга кертәләр.
Бородинның кибетендә
Исле майлары тулыдыр,
Бородинда бик күп нигъмәт,
Өстәлләре тулыдыр.
Бородинның Сабиры
Ходай кылган сабырлы,
Сатуларын кыйбат бирми,
Очсыз бирә әйберне.
Бородинның кибетеннән
Бар да сату алалар,
Муллага кыз бирәләр,
Мулладан кыз алалар.
Бородинның кызлары
Йолдыздаен[23] күзләре,
Бородинның кызлары
Алпавыттай үзләре.
Бородинның бакчасы,
Бакчасында мунчасы,
Мунчасына су китерә
Җиткән өчәү духтыры[24].
Бородинның арбасының
Күннән япкан көймәсе.
Бородинның татлы икән
Майда пешкән күмәче.
Бородинның йортлары,
Яшел, кызыл сыртлары,
Бородинның, бик сөйлиләр,
Симез икән итләре.
Бородинның бакчасы,
Бакчасында кайсысы,
Су китерергә якын,
Бакчасында мунчасы.
Бородинның йортлары,
Берсе-берсе мең сумлык,
Бородиннан бүләк булды
Безгә дигән өч сумлык.
Зариф мулла ашлыдыр,
Кече түгел, яшьлидер,
Нократка баргачтын,
Ашка чакыра башлыйдыр.
Зариф мулла чакырды
Без фәкыйрьне икедән,
Хак Тәгалә аермасын
Ахыр дәмдә ипидән.
Стойлада пар аргамак
Җикдем сыңар тәртәгә,
Олуг кешенең чакыруы
Без ишәккә мәртәбә.
Нәҗип хәзрәт чакырды
Мәҗлескә дип хат берлән,
Зариф мулланың кече углы
Яратты мине ат берлән.
Безнең Глаз өязендә
Барысы да братлар,
Салах берлән Юныслар –
Өчесе дә егетләр.
Салахетдин сатуны
Китерәдер Казаннан,
Кече энесе сатуны
Бирәдер лә арзаннан.
Безнең ише фәкыйрьне
Ашатмыйлар күп якта
Салахетдин бик юмарт,
Чакырып алды кунакка.
Нократка баргачтын,
Күрдем биек тауларын,
Салахетдиндә бар икән,
Белмәдем һич гәүһәрен.
Чыгып бардым сәфәргә,
Нократ дигән шәһәргә,
Бу Салахта кунак булдым,
Мөмкин түгел сөйләргә.
Тимер тарантас арбага
Җигеп куйганнар бармага,
Өчесе дә сәдака бирделәр,
Оят инде алмага.
Кичкә таба яндырадыр
Гелән[25] иске лампасын,
Болар кебек юмартны
Бик күп җирдә тапмассың.
Җылы җилләр исәдер
Язгы көнне кичләрдән,
Нократка барганым
Чыгасы юк исләрдән.
[1] Клепиков С.А. Филиграни и штемпели на бумаге русского и иностранного производства XVII-XX вв.– М.: Изд-во Всесоюзной Книжной палаты, 1959. – С. 107.
[2] Текстта Нохрат дип бирелгән.
[3] Баргачтын (диал.) – баргач.
[4] Берлән – белән.
[5] Әлхәмделилләһ – Аллага мактау булсын.
[6] Биредәсүз поезд турында бара.
[7] Ардаш станциясе.
[8] Кизүлидер (диал.) – аш-су пешерәдер.
[9] Тотарым (диал.) – тотармын.
[10] Буларым (диал.) – булуым.
[11] Артынмый (диал.) – артмый.
[12] Сыйлагачтын (диал.) – сыйлагач.
[13] Кич атна кич – кич пәнҗешәмбе.
[14] Бән – мин.
[15] Җәмыгы – бөтен.
[16] Тәрәккый – прогрессив.
[17] Гулянья – гуляние.
[18] Хуб – яхшы.
[19] Безләр – без.
[20] Барысыны – барысын.
[21] Яшникләре – ящиклары.
[22] Мисле җәннәт йортлары - җәннәт йортлары кебек.
[23] Йолдыздаен (диал.) – йолдыздай.
[24] Духтыры – докторы.
[25] Гелән – гел.
Айдар Гайнетдинов.