Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Татарстанда сайлаулар нәрсәне күрсәтте?

Источник фото Яндекс картинки
Источник фото Яндекс картинки

РФ дә сайлауда халыкның 46% катнашты. Шуларның 49% "Единая Россия"гә тавыш бирде.

Татарстанда сайлауда халыкның 70% тирәсендә катнашты, һәм 72% тавышны "Единая Россия"гә бирде.

Шуннан мин ике нәтиҗә ясыйм:

1. Татарлар урыс хакимиятен урыслардан да ныграк яраталар.

2. Татарлар татар теләнә һөҗүм итүче Рәсәйне, аның хакимиятен, аның партиясен үлеп яраталар. Ә регионнарга тулы мөстәкыйллек бирергә теләгән Максим Шевченко һәм Дамир Исхаковның Иреклек һәм Гаделлек партиясенә тавышларын бирмәгәннәр.

Димәк, татарлар халык буларак рухи инкыйразга инде тулысынча әзер һәм риза. Андый халыкларның менталитетлары турында инде 19 гасыр башында Лермонтов бик шәп әйткән:

Прощай, немытая Россия, страна рабов, страна господ,

И вы, мундиры голубые, и ты, послушный им народ!

Әлбәттә, татар халкы арасында зыялыларның аерым милли җанлы бөртекләре калган әле. Ләкин халык аларны ишетергә дә теләми, чөнки ул инкыйразга барган юлын критический ноктасын узган инде, аның рухы сынган, ул урыска әйләнеп бара. Күз алдыбызда тарихи бер сөреш бара, рус телле татар халкы формалаша.

Рафаэль Мөхәммәтдинов.