Шәхси фикер
Чөнки татар үз милләтенә генә хас булган сыйфатларны югалткан инде, яисә югалта бара. Нәтиҗәдә, ул урыстан бер нәрсә белән дә аерылмый торган халыкка әйләнә. Татарны татар итеп билгеләгән ул нинди үзенчәләкләр булган?
1. Милли кием (Көндәлек тормышта аның исе дә калмаган).
2. Милли исемнәр. (Татарны "Алина" һәм "Ленар" исемнәре баскан).
3. Ашханәләрдә милли ашлар юк.
4. Ислам дине татар тормышында әллә нинди роль уйнамый.
5. Татар гаилә корганда үзенең киләчәк хәләл җефете мотлак татар булгачагына әһәмият бирми.
6. Хәзер татарларның күбесе үзара да русча сөйләшәләр.
7. Татарның күпчелеге балаларын рус мәктәбенә бирәләр.
Шулай итеп, үз үзенчәлекләреннән, үз милли културасыннан баш тарткач, татар чит култура чәчәкләренең үсүенә, бер тирес-ашлама ролен генә үти. Болар бөтенесе татарның мөстәкыйль рухи тормыш булмаудан барлыкка килгән. Ә ахыргы чиктә милли бәйсез дәүләт булмаудан.
Ә хәзерге шартларда татар үз мөстәкыйль рухи тормышын алып барырга әзерме? Бу безнең өчен сорауларның иң зур соравы.
Рафаэль Мөхәммәтдинов.