Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Татарский Мир

Әдәби телләр була торып, яшь буынны диалектта укытырга омтылу...

Башы: Башка халык диалектында укыту хата гына түгел, зур җинаять бит ул. 1990 елның маенда көнбатыш халыклары яшәгән районнарда балаларны башкорт телендә укыту проблемасына багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр уздырылды, күп кенә «мәсьәләләр» хәл ителде. Автор анда түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралуын бәян итә: Көнбатыш башкортларының үткәне, хәзерге хәле, бу регионнарда яшәүче башкортларның үзаңын уяту, балаларны кечкенәдән (бишектән) сөйләшеп үскән туган телендә укыту, милләт язмышы һәм тәрбия нигезе буларак туган телнең роле, төньяк-көнбатыш башкортларының сөйләү теле, аның тел үзенчәлекләре, бу төбәкнең сөйләү телен әдәби башкорт теленең диалекты дип карау һ.б. Конференциядә 10 пункттан торган тәкъдимнәр кабул ителә. Аның тугызынчы пунктында түбәндәгеләр язылган: «Выпускать учебники башкирского языка с учетом потребностей северо-западных и западных башкир. С целью совершенствования обучения башкирскому языку, Министерству народного образования рекомендовать объявить конкурс на
Оглавление

Башы: Башка халык диалектында укыту хата гына түгел, зур җинаять бит ул.

Фото: https://m.realnoevremya.ru/
Фото: https://m.realnoevremya.ru/

1990 елның маенда көнбатыш халыклары яшәгән районнарда балаларны башкорт телендә укыту проблемасына багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр уздырылды, күп кенә «мәсьәләләр» хәл ителде. Автор анда түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралуын бәян итә: Көнбатыш башкортларының үткәне, хәзерге хәле, бу регионнарда яшәүче башкортларның үзаңын уяту, балаларны кечкенәдән (бишектән) сөйләшеп үскән туган телендә укыту, милләт язмышы һәм тәрбия нигезе буларак туган телнең роле, төньяк-көнбатыш башкортларының сөйләү теле, аның тел үзенчәлекләре, бу төбәкнең сөйләү телен әдәби башкорт теленең диалекты дип карау һ.б. Конференциядә 10 пункттан торган тәкъдимнәр кабул ителә. Аның тугызынчы пунктында түбәндәгеләр язылган: «Выпускать учебники башкирского языка с учетом потребностей северо-западных и западных башкир. С целью совершенствования обучения башкирскому языку, Министерству народного образования рекомендовать объявить конкурс на учебник для школ северо-западных районов...»

Бу конференциядә кабул ителгән тәкъдимнәрнең ни өчен тормышка ашырылмавына борчыла галимә һәм кискен рәвештә түбәндәгеләрне тәкъдим итә, боера: «Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төбәктә тарихи яктан башкорт милләте булып йөргән халыкның балаларын һич кичектермичә чираттагы уку елыннан башкорт телен һәм әдәбиятын укытуга күчерергә. Укытуны әле яшәп килгән уку әсбаплары белән башлап торырга. Үзләренең сөйләү телендә укытырга теләгән районнар һәм мәктәпләр өчен укыту әсбапларына урындагы сөйләшнең үзенчәлекләрен чагылдырган, шулай ук кайсыбер методик кулланмалар бирелгән укыту-методик кушымта (приложение) әзерләргә". («Башкортостан укытусыһы», 1998, № 10, 40 б.) Башкортстан мәгариф министры приказымени. Акыллы министр да мондый тонда приказ яза алмастыр, шәт.

Гомумән, әдәби телләр була торып, теге яки бу халыкның диалектында яшь буынны укытуны оештырырга омтылу хата гына түгел, туачак зур җинаять бит ул.

Кем-кем, телләр өйрәнү буенча шундый зур фәнни дәрәҗәле галимә-педагог әйтә торган, әйтергә тиешле фикер түгел бит бу. Өч-дүрт дистә елга якын вакыт эчендә проф. М.Хәйруллина кебек филологлар «тырышлыгы» белән татар телен дә, башкорт телен дә адәм рәтле, камил белмәгән, Ч.Айтматовның бер героена охшаган маңкортлар, телсез, фикерсез буыннар тәрбияләп үстердек бит инде.

Яңадан кабатлыйм: бер генә очракта да яшь буынны теге яки бу халыкның диалектында укыту турында сүз алып барыла күрмәсен. Диалектта укыту укучыларның фикерләү сәләтен тоткарлау, телен бозу, аны төрле өлкәдә надан, милләтсез калдыру чарасы, алымы ул. Башка тел диалектында балаларны укыту өчен дәреслекләр, кулланмалар язуны М.Хәйруллина хуплый, пропагандалый. Мәктәпнең, укыту-тәрбиянең дәрәҗәсе, абруе бик төшкән, укытучылар күп айлар буена хезмәт хакы ала алмаган бу болгавыр заманда, диалектта түгел, әдәби телдә язылган дәреслекләрдән, методик кулланмалардан урынлы файдаланып та туган телне сөюче, аны яхшы белүче, аннан нәтиҗәле файдаланучы яшьләр тәрбияләү, укыту җиңел түгел бит.

Фото: https://m.realnoevremya.ru/
Фото: https://m.realnoevremya.ru/

Татар телле баланы башкорт теленә өйрәтергә тырышуның бөтен газапларын үз күзләрем белән күрдем.

70 нче, 80 нче елларда мин татар әдәбиятын укыту методикасы буенча аспирантура курсын үткәндә, Милли мәктәпләр институтында эшләгәндә Яңавыл шәһәренең беренче санлы мәктәбендә Ш.Әхтәмов, Ә.Саяпова кебек талантлы укытучыларның күп дәресләрен тыңладым, алар ярдәмендә диссертация темам буенча эксперименталь дәресләр дә үткәрдек. Шул еллардан соң бу мәктәпкә көчләп башкортча укытуны керттеләр. Бу чорда да шушы мәктәп белән элемтәмне өзмәдем. Тик татар телле баланы башкорт теленә өйрәтергә тырышуның бөтен газапларын үз күзләрем белән күрдем. Шушы авыр фаҗигане үз йөрәгем аша үткәрдем. Укытучы ханым адресына үпкә сүзе әйтергә телем бармый. Тиешле нәтиҗә булмаса да, ул балаларда башкорт теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләргә омтылды. Бу мәктәптә вакытында Н.Фәттах, С.Сөләйманова, Һ.Мәхмүтов кебек һ.б. әдипләр, сәнгать белгечләре белем алдылар. Дистә еллар элек башкорт телен өйрәнүче бу мәктәптә Уфадан килгән танылган шагыйрь, публицист Муса Сираҗи югары класс укучылары белән очрашу үткәргән иде. Шагыйрь башкорт һәм татар телләрендә үз шигырьләрен укыды, истәлекләр сөйләде. Әмма шул вакыйгадан соң түбәндәге аянычлы хәл хәтеремдә калды: 8-10 сыйныфларда йөздән артык укучы арасыннан бер генә укучы да кичә ахырында татар яки башкорт телендә кунакка рәхмәт сүзен, кызганычка каршы, әйтә алмады, урыс теленә мөрәҗәгать итте. Татар телле балаларны башкорт телендә укытуның «матур» нәтиҗәсе иде бу.

Йөздән артык укучы арасыннан бер генә укучы да кичә ахырында татар яки башкорт телендә кунакка рәхмәт сүзен, кызганычка каршы, әйтә алмады, урыс теленә мөрәҗәгать итте. Татар телле балаларны башкорт телендә укытуның «матур» нәтиҗәсе иде бу.

Хәзерге вакытта татар телле балаларны янә башкортча (башкорт диалектында – Ф.И.) укытырга тырышу Башкортстанның көнбатыш һәм теньяк-көнбатыш төбәгендә җәелеп китте. Ә Башкортстан җәмәгатьчелеге, зыялылары, Мәгариф министрлыгы, педагог-галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре бу омтылышның мәгънәсез гамәл булуын һич кенә дә аңларга теләмиләр. Җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында төньяк-көнбатыш төбәкнең Караидел, Борай, Илеш, Тәтешле һ.б. районнарда, Нефтекама шәһәрендә балаларны башкорт теле диалектында укыту мәсьәләләренә багышланган төрле конференцияләр, семинарлар үткәрлә, татар телле балаларны туган телләреннән икенче тапкыр мәхрүм итү омтылышы көчәя.

Кая монда фәннилек, намус, халык, яшь буын язмышы турында кайгырту?

Бу хәрәкәт алдында «изге теләкле» проф. М.Хәйруллина атлый. Җирле халыкны нигездә татарлар тәшкил иткән Борай районында туып үскән, яшьлек елларында берничә ел Яңавыл эшчеләр бистәсендә укыткан, гомере буе урыс телен укыту проблемалары белән шөгыльләнгән Мөсәлия Галиевнаны һич кенә дә уңайсызланмыйча татар һәм башкорт халыкларының әдәби телләре тагын да үсә, камилләшә барган чорда дистә еллар буена татар телле балаларны башкортча укытырга тырышуына гаҗәпләнәм мин. Кая монда фәннилек, намус, халык, бигрәк тә яшь буын язмышы турында кайгырту. Татар һәм башкорт балаларына урыс телен укытучыларга тагын да яхшырак укытырга булышса, мең рәхмәтле булыр идем мин Мөсәлия ханыма. Галим исеменә тап төшерәбез бит, хөрмәтле якташлар, фән әһелләре. М.Хәйруллина иптәш һич кенә дә тартынмыйча түбәндәге мәгънәсез фикерләрне әйтә, валлаһи: «Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы чорда Башкортстанда башкортлар саны кимеде, ә татарлар саны, киресенчә, артты. Димәк, XVIII, XIX йөзләрдә булган ревизияләрдә башкорт булып язылган авыллардагы халыкны хәзер, башкорт телендә укытып, башкортка әйләндерергә кирәк» (Р.Сибәгатовның югарыда телгә алынган китабы. 23 бит). Бу тәгъбирләрнең «изгелеген» һәрбер аек фикерле кешегә аңлавы читен түгел. Кеше хокукын кимсетүче, таптаучы шушы фикерне бөтен гомере буе яшь буынны укыту, тәрбияләү белән даими шөгыльләнгән галимә-педагог авызыннан ишетү аеруча куркыныч бит.

Туган телебезне мәхрүм итәргә һич кенә дә риза түгел

Мин үзем Яңавыл районының Сибәде авылында туып үскән тел, әдәбият һәм тарих фәннәре белгече. Паспортымда милләтем башкорт дип язылган. Мин моңа каршы түгелмен, әмма татар телле Яңавыл, Тәтешле, Борай, Балтач, Краснокама, Калтасы, Аскын, Илеш һ.б. районнарда яшәүче татар телле халык балаларын көчләп (яки хәйләләп – Ф.И.) башкортча (башкорт теле диалекты турында сүз алып бару оят – Ф.И.) укытуга бөтен йөрәгем белән каршы. Бу төбәк халыкларын башкорт диалектында сөйләшүче халык дип атау морфологик, синтаксик, лексик, фонетик, стилистик, орфоэпик яктан да дөрес түгел, аларның телләре татар теленең урта диалекты белән бәйле. Җирле халык телендә башкорт теленә кайтым кайбер фонетик үзгәрешләр бар. Мәсәлән, бармаем, кайтмаем, тирәзә һ.б. сүзләрнең әйтелеше. Әмма шундый мисалларга гына таянып, ике телдәге уртаклыкны табарга, халыкның аңын бутарга омтылу Башкортстан галимнәренең гыйльми дәрәҗәсен, шәхси абруен һич кенә дә үстерми.

Башкортстан татарлары туган төбәген, янәшә яшәүче тугандаш башкорт, мари, чуваш, удмурт, мордва һ.б. халыкларны ярата. Әмма туган теленнән мәхрүм итәргә омтылышка һич кенә дә риза түгел. Аның туган татар телендә сөйләшәсе, балаларын укытасы, балаларның әтисе-әнисенә татарча әтием-әнием дип дәшәсе килә.

Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче халыкның татар телле халык булуын түбәндәге ике мисал ярдәмендә генә дә ачыклавы читен түгел. Совет чорында Яңавыл, Тәтешле һ.б. районнарда туып үскән яшьләрдән башкорт теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, белгечлеге буенча мәктәптә эшләүче ничә иптәшне үрнәккә китерә алучы булыр икән? Бу хакта ни әйтерсез, коллегалар – Башкортстан галимнәре, вуз укытучылары? Намусыбызга хилафлык итмик, дуслар. Ә бу югарыда телгә алынган төбәкләрдән Казан, Уфа, Стәрлетамак, Алабуга, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләргә барып, төрле югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен тәмамлаучылар меңнәр белән исәпләнә. Башкорт теле диалектында сөйләшсәләр, туган татар телен белмәсәләр Р.Ишморат, Н.Юзеев, И.Юзеев, К.Миңнулин, Н.Фәттах, С.Сөләйманова, Ә.Маликов, Һ.Мәхмүтов, Фираз һәм Фарис Харисовлар, Р.Нуруллин, Ә.Атнабаев, Ә.Саяпова, Ә.Баянов, Х.Сарьян, Ә.Зарипов, Р.Миңнуллин, Ә.Мөхәммәдиев, Р.Сафаров, Г.Садә, Г.Каюмов, К.Шафикова, Ф.Суфияров, Р.Мөхәммәтдинов, Д.Ильясова, К.Әүхәтов, С.Фәтхетдинов, Х.Фәрхи кебек һ.б. танылган галимнәр, язучылар, данлы журналистлар, артистлар булып әзерләнә алырлар идеме икән? Юк, билгеле.

Җирле матбугатка язылу һәм аны даими уку төрле милләт халыкларының туган телен билгеләүдә, аңа мөнәсәбәтен ачыклауда кыйммәтле чыганак. Моны Башкортстанда яшьләр өчен чыгып килүче «Йәшьлек» һәм «Өмет» газеталарына язылу мисалында күрсәтеп үтү зыянлы булмастыр, шәт. 2000 елның беренче яртысында «Өмет» газетасын 46631, «Йәшьлек»не 41058 әбүнәче алдырып укый. «Йәшьлек»кә язылу аерым районнарда түбәндәгечә: Әбҗәлил районында – 3589, Баймакта – 6514, Ишембайда – 2115, Гафурида – 1289, Мәчетледә – 1261, Бакалыда – 14, Балтачта – 14, Бәләбәйдә – 20, Калтасыда – 1, Борайда – 10, Ярмәкәйдә – 6, Кушноренкода – 14, Чакмагышта – 19, Тәтешледә – 14, Яңавылда – 23, Октябрьск шәһәрендә 2 кеше алдырып укуы күп нәрсәне аңлата. «Өмет» газетасын Әбҗәлилдә – 7, Белокатайда – 10, Бөрҗәндә – 23, Зилаерда – 11, Хәйбуллада – 13, Сибайда – 3, Миякәдә – 2392, Чакмагышта – 3042, Илештә – 3431, Борайда – 2948, Әлшәйдә – 1383, Яңавылда – 1151, Аскында – 1473, Авыргазыда – 1217, Бакалыда – 1561, Бүздәктә 2299 әбүнәче алдыруы газета укучыларның теле, милли аңы турында чын мәгълүмат бирүче җанлы мисал түгелме? Шулай, билгеле.

Башкортстанда яшәүче татар телле кешеләрнең милләте ничек язылуы җирле халыкка күптәннән мәгълүм. Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар татар һәм башкорт милләте вәкилләре. Сугыш ветераны журналист Рәис ага Сафаровның бер улы башкорт милләте вәкиленә әйләнгән. Дистә еллар элек татар авылы булып, саналган педагогия фәннәре докторы, профессор Фираз һәм Татарстан мәгариф министры, педагогия фәннәре докторы Фарис Харисовларның туган авылы Истәк (Яңавыл районы) бик күп авыллар белән бергә соңгы халык исәбен алганда башкорт авылы булып «әверелгән».

Мин дә бөтен авылдашларым кебек татар гаиләсендә туып үскән, татар мәктәбен тәмамлаган кеше, паспортымда башкорт дип язылуына күндем инде.

Хәтта аның белән горурланам да. Чын башкорт вәкилен Яңавыл районында түгел, Уфага семинарга баргач кына күрдем. Казанда илле еллап яшәү дәверемдә, шаяртудан тыш, мине башкорт дип кимсетү очрагы беркайчан да булмады һәм булмаячак та. Әгәр туган Башкортстанымда татар балаларын янә башкортча көчләп укытырга омтылыш көчәя икән, бу мәгънәсезлеккә ризасызлыгымны белдереп, туган милләтемне татар дип алыштырырга мәҗбүр булмам микән? Татар телле якташларым колагына бу хакта кисәтеп кую зарур дип исәплим. Көчләп, ялганлап кешеләрне үз туган теленнән мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк. Яңадан кабатлыйм: мондый омтылыш зур җинаять эшләү.

Дәүләт теле статусы белән бәйле гамәлләр Башкортстанда татар телле халыкны башкортлаштыру сәясәтен янә көчәйтеп җибәрде. Караидел районы үзәгендә төньяк-көнбатыш мәктәпләрендә урындагы диалект шартларында башкорт телен укыту проблемалары буенча фәнни-гамәли конференция 1998 елның декабрендә, Нефтекама шәһәрендә 1999 елның маенда уздырылган. «Йәшьлек» газетасында (26.01.1999, 29.05.1999), анда сөйләнгән чыгышларның сөземтәсе бирелгән. Башкортстан мәгариф министры урынбасары, татар телле балаларны башкортлаштыручыларны алгы рәтендә атлаучы Миндебай иптәш Юлмөхәммәтов төп докладында Аскын районында – 29, Караиделдә 22 мәктәпнең башкортча укуы, Бәләбәйдә башкорт гимназиясе ачылуы, Бәләбәй педагогия училищесында, Нефтекама педагогия колледжында башкорт бүлекләре уңышлы эшләве белән горурлана. Караидел конференциясендә чыгыш ясаган доцент М.Иделбаевка рәхмәтлемен, ул татар телле балалар туган телендә татарча укысын димәсә дә, бу төбәк «башкортларын» диалектта укытуга каршы чыга. Башкортстан галимнәре арасында акыллы фикер әйтүче беренче зат Мирас энекәш. Бик кызганыч: башкорт теле һәм әдәбиятын укыту проблемаларын камилләштерү, дәреслекләр төзү, методик кулланмалар язу белән шөгыльләнүче коллегаларым Рафаэль Азнагулов, Ишмөхәммәт Шәриповлар, киресенчә, яшьләрне башкорт диалектында укытуны алга сөрәләр. Якташларымның дөньяга, укыту-педагогик, методик мәсьәләләргә карашларының шулай чикле булуы мине бик гаҗәпләндерә. Мин шуңа бик уңайсызланам.

Соңгы сүзем шул: намуслы филолог, педагог, укытучы, журналист беркайчан да яшь буынны диалектта укыту турында сүз алып бармаска, яшь буынны язмышы, төрле өлкәдә үсеше аны акылына бәйле булуын тоеп яшәргә, эш итәргә тиеш.

2000 ел, февраль.

Исламов Ф.Ф. Башка халык диалектында укыту хата гына түгел... // Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. Казан: Печатный двор, 2002. Б.105–118.