"Урысларым, кардәшләрем, татар теле мәсьәләсенә әйдәгез көнбатыштагы халыклардай аңлы булыйк, кулланучы, кинәнүчеләр генә була күрмик" дип, мин үзе көнбатышта очраган үрнәк әле килешми... Мин кечкенә бер стартапта эшлим. Локдавынга шөкер, хәзер теләсә кем "еракча" вакансияләр алуда ярыша ала. Мин дә бер ел элек Русия эш бирүчемне чит эш бирүчемә алмаштырдым. Кем соң ул? Штатларда туып үскән, Япониядә күп эшләгән, ә хәзер Норвегиядә көн күрә. Улы да бар, Яңа ел компаниянең "ерак рәвештәге мәҗлес" вакытында угылын күрсәтте, кечкенә булса да, безгә инглиз телендә сәлам юллады ул. Эшләребез "еракча" булуы сәбәпле күп очрашулар Zoom аша үткерәбез, һәркем үзеңнне "өйдәгечә" иркен тота, ыштансыз гына утырмыйлар. Менә бу юлы да без сөйләшкәндә Кеннетне телефон шалтратуы бүлдерде. Әллә нинди коммуналь мәсьәлә хәл итәрлек шалтрату. Ә Кеннетебез норвегчә кушылган кереш сүзне тыңлап бетергәч, "ин иңглиш плиз" дип инглиз теленә эндәшүне күчерде. Ә теге тарафта буйсынып, саф инглизчәгә күчеп, кирәге