Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен дөнья буе китә: Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә! Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, Анда кереп йоклый инде энесе Ай: Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә, Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне — Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.