Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә. Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар? Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар. Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары Аларның юк, өши бите, борыннары; Үлми калса яхшы алар салкынлыктан, Кайберсенең, шуннан була үлемнәре. Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,— Яшь балалар! аларны сез яратыгыз, Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!