– Әйт әле, күбәләк! Сөйләшик синең белән. Син шундый күп очасың. Ничек армыйсың? Ничек яшисең? Ничек ризык табасың?
– Мин кырларда, болында, урманда яшим. Көн яктысында уйныйм, очам.
Тик гомерем бик кыска. Бер генә көн яшим. Шуңа да син миңа тимә, мине рәнҗетмә!