Найти тему

Су анасы

Җәй көне; эссе һавада мин су коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвештә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага.

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,

Шул тарак белән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга  ул,

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан ахыры: калаган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны: әй чабам мин, әй чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заман әйләнеп баккан идем артка таба:

Аһ, хәрап эш! Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!”

Мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качам;

Шул кадәрле кыр тыныч: һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,

Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

“Вау” да, “вау” да, “вау” да “вау” – бер туктамый этләр өрә;

Су анасы куркып этләрдән кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: “Әни, алтын тарак таптым!” -  дидем;

“Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым” – дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни,

Курка үзе алса да, уйлый эченнән әллә ни...

 

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән,

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

“Шык” та “шык!” – кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;

Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни.

– Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере!

– Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың карк!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм,

Калтырыйм, куркып, “ходай” дим, инде мин кайда барыйм?

Һич өзексез “шык!” та “шык!” безнең тәрәзәне кага,

Ул котычкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны тиз генә эзләп табып,

Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтан, тынычлангач, әни

Әй орышты, әй орышты, әй орышты соң мине.

Мин дә шуннан андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.