Борын заман бер ир белән хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык, Болар булган берсеннән дә берсе арык. Әйтә бер көн ире: “Кара монда, хатын! Үзең яхшы беләсең бит печән хакын; Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык, Ашап ята бушка гына алар азык”. Хатын күнде, диде: “Ирем, ярар,ярар, Бу икене кумаклыкка булсын карар; Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән, Аларны соң асрап торып ни файда бар?” Нишли инде мескен кәҗә белән сарык? Булмый хуҗа кушканына каршы барып; Икесенә бер зур гына капчык тегеп, Китте болар кырга таба сәфәр чыгып. Китте болар. Бара, һаман бара, бара, Күренмидер күзләренә ак һәм кара; Бара бола. Күпме баргач, алла белә, Юл өстендә үлгән бүре башын таба. Курка башны кузгатырга кәҗә куркак, Күптән инде куркаклыкка сарык уртак; Баш янында болар икәү тора куркып, Әйтешәләр бер-берсенә: “Син тот, мин тот”. Кәҗә әйтә: “Сарык абзый, син көчлерәк”, Сарык әйтә: “Син, сакалбай, гайрәтлерәк”. Бүре башын кулга тотып кузг