Мөхтәрәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның чираттагы визиты – Норма җирлегендә яңа салынган “Тургай” балалар бакчасына булды. Биредә Президентыбызны җирлек балалары милли рухта җырлап-биеп каршы алды. Рөстәм Миңнеханов балаларны, әти-әниләрне, бакча коллективын яңа сафка баскан биналы булулары белән котлады, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Сабыйларыбыз – безнең киләчәбез, ә киләчәкне кайгырту – изге бурычыбыз, – диде Рөстәм Нургалиевич. – Бик матур киләчәгебез бар, гүзәл республикабыз бар! Бакчага балалар яратып йөрсен! Әлерәк кенә бик матур чишмә турысыннан үттек, Балтачта күркәм эшләрнең даими башкарылып торуын күрдек.” “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” дигән республика акциясе кысаларында Президентыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәләп, беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте. Яңа бакчаның тәүге мөдире Айгөл Ганиевага тантаналы шартларда бакча ачкычы тапшырылды. Аннан соң Президентыбыз 120 урынлы бакча эченә үтте, бинаның эчке төзелеше б
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нормада 120 урынлы “Тургай” балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты
18 августа 202118 авг 2021
14
1 мин