Бүген, 20 июль – Корбан гаете.
Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Кадерле балтачлылар! Корбан гаете өйләрегезгә шатлык һәм татулык алып килсен, гаилә учагы җылысы һәм яме, киләчәккә өмет һәм ышаныч тудырып, йөрәкләрне җылытсын, тәннәргә сихәт, җаннарга саулык өстәсен! Корбан гаете мөбарәк булсын! Нык сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек телим һәрбарчагызга да!
- Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы