Тимирязев исемендәге хужалык бөртеклеләрне районда беренче булып суктыруга кереште. Тимирязев исемендәге хужалык бөртеклеләрне районда беренче булып суктыруга кереште. Кили авылы янында урнашкан көзге бодай басуында хуҗалыкныӊ 5 комбайны тулы көченә эшли. Елына караганда бу басуныӊ уӊышы да сөендерә, һәр гектардан уртача 35 центнер ашлык чыга. Хужалыкта комбайнчылар тәҗрибәле, төрле елны, төрле уӊышны күп күргән игенчеләр. Илфат Әсхадуллин, Ясәви Ногманов кебек районга, республикага танылган комбайнчыларга таянырга була, башкалар да ышанычлы, булганын югалтуласыз жыеп алу кирәк, диләр хуҗалык җитәкчеләре. Баш мөхәррир