Найти тему
Татарский Мир

Нарва ислам җәмгыяте (3) Бәйрәмнең әдәби бүлеме

Оглавление

Вәлиәхмәт Хәким хәзрәт җәнаплары сөйләгән сүзе...

Башы: "Яшәсен Нарва ислам җәмгыяте!"

"Милләт өчен үзен саклый белүнең мөһим бер шарты - берлектер...." Нарва ислам җәмгыяте (2)

Бер-берсенә дошман булганнар..., юкка чыгудан үзен коткара алмас

Кардәшләр! Аллаһка итагать иткән, ислам пәйгамбәре Мөхәммәт г.с. күрсәткән юл белән киткән, берлеге, багланышы бар булган бер ислам җәмәгате дәүләттән, куәттән, сәгадәттән мәхрүм калмас. Аллаһның боерыгын тыңламаган, ислам пәйгамбәре Мөхәммәт г.с.нең сүзләренә колак салмаган, бер-берсенә дошман булган бер ислам җәмәгате бәхетсезлеккә юл тотудан, юкка чыгудан үзен коткара алмас.

Бу урында иттифакъ хакында тәэсирле сүзләр әйткәннән соң, хөрмәтле имам хәзрәтләре сүзенә дәвам итеп “Вәсбиру иннә Аллаһә мәгас-сабирин” җөмләсен укыды вә диде ки:

“Сабыр, һәр төрле катылыкларга күкрәк киерү, дошман һәм куркыныч каршында чыдамлыкны кулдан ташламаудыр. Ислам каршында сабыр – бөек бер фазыйләттер. Фәкать мәхкумияткә, әсирлеккә, кыйналуга, сүгелүгә һәм төрле түбәнсетүләргә чыдап, аларны көрәшсез кабул итү сабыр түгелдер. Болар, кешенең шәрәфен китәрә торган нәрсәләрдер. Котылу чарасын күреп тә котыла алмый мәшәкать вә мәхрумлекләргә төшсә, күкрәк киереп чыдау – сабырлыктыр”.

Вәлиәхмәт хәзрәтнең бу гаять гүзәл нотыгы мәҗлестә катнашкан кунакларга бөек тәэсир ясады.

Хәйрулла Мәһди бәй Таллин мәхәлләсе исеменнән тәэсирле сүзләр белән бәйрәмне тәбрик итте. Соңрак Мөгаллимә туташ Хәйретдин яшьләр һәм мәктәп укучылары исеменнән бәйрәмне котлап сүз сөйләде вә бәйрәмнең оештырылуы өчен балалрның ата-аналарына һәм мәхәллә әгъзаларына рәхмәтләр укыды.

Нарва ислам җәмгыятенең әгъзасыннан Зиннәтулла Сәйфулла бәй бәйрәмне котлап сөйләгән гүзәл нотыгында кайнар сүзләр белән халыкны иттифакка, берләшеп эш итәргә өндәде.

Таллин төрекләреннән Гайсә бәй Магҗан (?) бәйрәм өчен махсус язылган шигырен укыды. Шуның белән бәйрәмнең беренче бүлеме тәмам булып, аш мәҗлесе башланды. Аш һәм чәйдән соң тәнәфес игълан ителде.

Нарва мәхәлләсенең яшь артистлары, җитәкчеләре З.Сәйфулла белән. Нарва татар оешмасының архивы.
Нарва мәхәлләсенең яшь артистлары, җитәкчеләре З.Сәйфулла белән. Нарва татар оешмасының архивы.

Кич белән бәйрәмнең әдәби бүлеме ясалды.

Бу бүлемнең программасы бик тулы иде. Яшьләр һәм мәктәп балалары тарафыннан төрле милли җырлар җырланды, шигырьләр әйтелде, күрсәтүләр ясалды. Спектакль өзеге буларак Гаяз ИсхакыйныңДулкын эчендә” исемле китабының 2 нче пәрдәсе сәхнәгә куелды. Бу пәрдәдә баш рольләрне алып баручылар: Разыя роле тарафыннан, Бәкер роле Сәмигулла Зариф һәм Хәйрулла роле Гали Зариф тарафыннан үтәлде. Болардан башка пәрдәгә катнашучылар: Гафур Бай, Хәсәнә Фәтхулла, Фатыйма Зариф, Хәят Шахмай, Мөгаллимә Хәйретдин, Әхмәт Хәйретдин, Габделкадир Нуретдин, Рабига Дакир (Закир?), Рәхимә Зариф, Гөлҗиһан Хәйретдин. Моннан башка Габдулла Тукайның “Дәрес беткәч уйнарга ярый” исемле әсәре күрсәтелде. Аны башкаручылар: Хәйрелбану Мифтахетдин, Халидә Сәйфулла һәм Мөнирә Имаметдин.

Милли җырларыбыз ике хор тарафыннан башкарылды. Беренче хор яшьләр хоры, икенчесе балалар хоры иде.

Яшьләр хоры тарафыннан “Былбыл”, “Өмид йолдызлары”, “Бәгърем багалмам”, “Мокатдәс” һәм башка тагын берничә җыр һәм шигырь башкарылды. Бу хорда катнашучылар: Хәсәнә Фәтхулла, Мөгаллимә Хәйретдин, Фатыйма Зариф, Хәят Шахмай, Разыя Мифтахетдин вә Зәйнәп Мифтахетдин. Балалар хоры тарафыннан “Кара урман”, “Заманай”, “Халык җырлары” кебек берничә милли җыр җырланды. Хорга катнашучылардан аеруча Зәйнәп Мифтахетдин “Мәдинәкәй” көен, Фатыйма Зариф белән Хәсәнә Фәтхулла “Галиябану” өзеген һәм яшь балалардан Мөнирә белән Халидә Имаметдиннәр Сәгыйть РәминеңАвыл” исемле шигырен җырладылар. Программадан тыш буларак, Гафур Бай моңлы тавыш белән бер-ике милли көй җырлады.

Нарва татар мәктәбе балалары. Нарва татар оешмасының архивы.
Нарва татар мәктәбе балалары. Нарва татар оешмасының архивы.

Мәктәп балалары тарафыннан милли шагыйрьләребезнең төрле шигырьләре әйтелде. Программаның һәр номеры уңышлы булды. Кичәгә катнашучыларның барысының да яхшы хәзерләнгән булуы күренде һәм караучыларда бик шат булдылар. Кичә тәмам булу мөнәсәбәте белән сөйләгән чыгышында Мостафа Хәйретдин бәй кичәнең әдәби өлешен оештыручы мөгаллим Гариф Рәми бәйгә һәм кичәгә катнашучы яшьләргә, балаларга Нарва ислам җәмгыяте идарәсе җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен укыды. Кичәнең күңелле узуына ханымнар тарафыннан хәзерләнгән чәй өстәленең дә файдасы күп булды. Кичәнең әдәбият бүлеме тәмам булгач кунаклар озак итеп үзара сөйләшеп, дәртләшеп утырдылар һәм төнге сәгать икедә генә таралдылар.

Бәйрәмнең икенче көнендә

шул ук залда Хөсәен Фәтхулла, Хисаметдин Низаметдин, Гомәр Нуретдин, Зиннәтулла Сәйфулла һәм Габдулла Нуретдин тарафыннан кунакларга зур бер мәҗлес оештырылды. Бик күркәм үткән бу мәҗлестә милли эшләребез турында сүзләр сөйләнде. Мәҗлестә Таллин мәхәлләсе әгъзаларының күбесе катнашуыннан файдаланып мәктәп эшләре турында да фикерләр сөйләнде һәм бик мөһим булган бу эшне моннан соң ике мәхәллә бергәләшеп алып бару хакында халык тарафыннан бер тавыштан карар бирелде.

Шул рәвешчә Нарва ислам җәмгыятенең 10 еллык бәйрәме бик уңышлы чыкты һәм Нарва мәхәлләсенең җирле бәйрәме рәвешендә генә калмыйча, Эстониядә яшәүче барча илдәшләребез өчен милли бер көн булды. Бу көндә катнашучы кунакларда бер онытылмаслык бер хәтирә калдырды. (Хәбәрче)

Әзерләде: Мифтахов И.Г.

Башы: "Яшәсен Нарва ислам җәмгыяте!"

"Милләт өчен үзен саклый белүнең мөһим бер шарты - берлектер...." Нарва ислам җәмгыяте (2)