Без ялларда йөргән арада уңган игенчеләребез уракка кереште.
Беренчеләрдән булып "Татарстан" һәм "Дуслык" комбайнчылары борчак сугарга кереште. Салавычлылар 65 гектарлы борчак басуын якшәмбе көнне берничә сәгатьтә "хәл иттеләр". Яңа кайткан "Тукано" маркалы комбайнны беренче чирканчык та алдырдылар.