Борынгы кабер ташларын тарихи чыганак буларак файдалану зур әһәмияткә ия, чөнки алар ярдәмендә бик күп мәгълүмат алырга мөмкин: авылның барлыкка килү вакытын, анда элек кемнәр яшәгән, нинди титулларга ия булганнар, нинди атаклы шәхесләр чыккан, халыкның белеме, мәдәнияте һәм рухи үсеше ни дәрәҗәдә булган һ.б.
Иң күп ташъязма истәлекләр Казан арты төбәгендә сакланган. Мәсәлән, үзебезнең эпиграфик эзләнүләребез нәтиҗәсендә, бер Арча районында гына 1288 борынгы кабер ташы табылган иде. Әтнә районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнгә, андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен берничә ел элек без фәнни экспедициягә чыккан идек. Шул рәвешле, XV гасырдан алып 1939 елга хәтле вафат булучы кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Барлыгы 48 авыл (юкка чыкканнарын да кертеп) зиратында 1567 борынгы кабер ташы табылды. Бу бер район өчен гаять зур сан, чөнки Татарстанның башка районнарында күпкә кимрәк ташбилге табылды.
Әтнә районы борынгы эпитафияләренең берникадәр өлешен кайбер галимнәр инде өйрәнергә өлгергәннәр һәм алар, нигездә, XIII–XVIII гасыр ташъязмаларына гына зур игътибар биреп, күбесен фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр. ХХ гасыр урталарында төрле галимнәр Казан арты төбәгендә археологик истәлекләр эзләгән һәм шул исәптән борынгы кабер ташларына да игътибар иткәннәр. Табылган материаллар нигезендә археологик карталар, альбомнар төзелгән. Атаклы галимнәребез Г. Рәхим, Һ. Йосыпов, М. Әхмәтҗанов Әтнә төбәге авылларында байтак борынгы кабер ташларын өйрәнгәннәр. 2015-2016 елларда Р. Мәрданов һәм И. Һадиев эпиграфик максатта Әтнә районындагы бөтен ташъязма истәлекләрне тикшерергә тырышканнар, әмма алар барлыгы 1477 ташбилге генә таба алганнар. Димәк, калган 90 таш, шул исәптән Казан ханлыгына караган кайбер кыйммәтле ядкәрләр аларның игътибарыннан читтә калган.
Иң күп ташъязма истәлеккә без Олы Әтнә авылында тап булдык (ике зиратында барлыгы 200 таш). Икенче урында Олы Мәңгәр саласы: 85 ташбилге табылды. Иске Өҗем авылында 82 (шул исәптән икесе авыл басуында) эпиграфик истәлек сакланып калганлыгын ачыкладык, димәк, әлеге сала ташлар саны буенча икенче урында саналырга хаклы. Югары Бәрәскә авылы хәзерге вакытта Түбән Бәрәскә составына кереп, атамасын югалткан, шул сәбәпле, әгәр дә аларны бергә кушып санасак (Югары Бәрәскәдә – 47, Түбән Бәрәскәнең ике зиратында – 47 таш), барлыгы 92 борынгы кабер ташы сакланган булып чыга. Яңа Өҗем, Кышлау, Мамыш, Олы Бәрәзә, Күлле-Киме, Күңгәр, Күәм, Иске Йогып авылларында да шактый күп ташъязма истәлек табылды.
Без ачыклый алган иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килә, төгәлрәк әйткәндә, 1476–1477 елларга карый. Бу эпиграфик истәлек Югары Сәрдә авылының борынгы зиратында табылды. Иске Мәңгәр саласында исә 1495 елга караган эпиграфик истәлек сакланган. Шул ук Югары Сәрдә зиратында 1499–1500 елларга караган кабер ташын табып өйрәнү дә безнең өчен зур ачыш булды. Ябынчы саласы янында 1503 елда бакыйлыкка күчкән Солтан улы Ябынчы ташбилгесе ачыкланды. Иске Мәңгәрдә 1504 елда вафат булган Шәех-Хәсән хатынына куелган кабер ташы да бик борынгы, аны заманында эпиграфист галим Г. Рәхим ачыклаган булган инде, шулай да үз күзләребез белән аны күреп, текстын укып, сакланыш дәрәҗәсен тикшереп кайту безнең өчен кызыклы һәм файдалы булды. Кече Әтнәнең борынгы зиратында табылган таш тексты да укылып, Шәех Булад Сәйед Гали Мәүля улына куелганлыгы һәм һиҗри 945 елга (безнең ел исәбе белән 1507–1508 еллар) нисбәт ителүе мәгълүм булды. Иске Өҗем зиратында 1513 елга караган эпиграфик истәлекне (Чирүче шәех Нәҗем улына куелган) беренчеләрдән булып Г. Рәхим ачыклаган иде, шулай да, аннан аермалы буларак, без ташның датасын төгәлрәк ачыклый алдык. Болардан тыш, тагын Иске Мәңгәр саласында 1516 елга һәм бераз соңрак елларга нисбәтле ташлар сакланган. Гомумән, XV–XVIII гасырга караган җиде дистәгә якын эпиграфик истәлек яки аларның фрагментлары бүгенге көнгә хәтле сакланып калган. Бәхеткә каршы, кайберләренең текстлары әле табигатьнең кырыс шартларына бирешмәгәннәр, даталарын һәм исемнәрен, авырлык белән булса да, ачыкларга мөмкин иде.
Р. Мәрданов һәм И. Һадиев Әтнә төбәгендә бары тик 13 ташъязма уючының исемнәрен генә билгели алса, без 19 ташка язу остасыныкын ачыкладык: Колмөхәммәд Килмөхәммәд улы, мулла Сәлахеддин Казаклари, мөәзин Лотфулла (Казак Үртәме авылыннан), мөәзин Фәтхелкадыйр (Мүлмә авылыннан), Фәтхелкадыйр Кәлмитов (Казаннан), Фәләхеддин Шәмседдин улы Кенәбаши, Габделбари Ашыти, Әхмәд Бәрәңгеви, Сибгатулла Гобәйдулла улы, Әхмәдхәсән, Фәтхулла Галиәкбәр улы, мөәзин Миңлебай, мулла Касыйм Рәхмәти, мулла Габделмәннаф, Амай (Имай) Мөхәммәдгариф улы, Габдулла Габделҗаббар улы, Габделҗаббар, Гариф, Мөхәммәднәҗиб Камаледдин улы.
Күргәнебезчә, Әтнә районында борынгы эпиграфик истәлекләр бик күп сакланган. Казан ханлыгы чорына караган ташбилгеләрнең саны гына алтмыштан артык. Дүрт ташбилге XVII йөзгә, берсе XVIII гасырга нисбәт ителә. Меңгә якын ташъязма истәлек исә ХIХ гасыр – ХХ гасыр башына карый. Нигездә, аларның күплеге теге яки бу торак пункт халкының матди һәм рухи яктан нык үсеш алганлыгын күрсәтә. Гадәттә, ташбилгеләрне бай югары катлау вәкилләре куйган, чөнки аларны эшләтү бик кыйммәткә төшкән. Ачыкланган һәм өйрәнелгән эпиграфик истәлекләрне хәзер ничек тә булса саклап калу чараларын күрергә кирәк, үтә кыйммәтлеләре һәм борынгылары һичшиксез дәүләт тарафыннан саклауга куелырга тиеш.
Айдар Гайнетдинов, филология фәннәре кандидаты.