Күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның тууына инде 120 ел булды, шулай булса да, әле аның һаман иҗат лабораториясе өйрәнелеп беткән, дип әйтеп булмый. Бигрәк тә әдипнең үз кулы белән язган хатлары аша һаман да нәрсәдер табарга, ниндидер ачыш ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин.
Х.Туфан үзенең катлаулы яшәү дәверендә бик күп иҗат кешеләре белән аралаша, аларга карата төрле мөнәсәбәттә була. Бу турыда аның дусларына язган хатларыннан белергә мөмкин. Мәсәлән, үзенең иң якын дусты Сәйфи Кудашка язган хатларында теге яки бу атаклы әдип, галим, җитәкче турында язганда алар хакында үзенең тәнкыйди мөнәсәбәтен, кызыклы фикерләрен, күңелендә йөрткән серләрен дә әйтеп уза. Х. Туфанның бу фикерләре субъектив булса да, аның биргән бәясе иҗатын сөйгән укучылар өчен бик кыйммәтле санала, чөнки ул бик ихтирамлы, яхшы күңелле, тормышында күпне күргән кеше иде һәм аның һәр сүзе игътибарга лаеклы. Х. Туфанның бихисап күп хатлары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 133 нче фондта саклана. Шулар арасында С. Кудашка язган хатларында чагылыш тапкан, төрле күренекле шәхесләргә карата әйтелгән фикерләре белән укучыларны да таныштырып китәргә уйлыйбыз.
Зариф Бәшири.
Бәшири – бәла Бәшири турындагы кайнар накал белән язылган мәкаләне (Шамовка җибәрелгәнен) Гомәр Бәширов белән сокланып укыдык. Татиздатка барып фикерләребезне, тулысынча синең якта, ягъни С. Кудаш ягында икәнебезне әйттек. Аерым-аерым кереп тә сөйләшеп карадык. Бәширинең оятсыз, битсез уйдырмаларын шул хәлендә халыкка чыгару әдәбиятка нәҗес сылау булганын да әйттек. Ләкин бәла Бәшири не әзерләүгә байтак акча сарыф итеп өлгергән бәндәләр: “Расходны ничек капларга? Димәк, чыгармый булмый. Барын да искә алып төзәтеп чыгарабыз,” – диләр. (01.09.1968).
Биредә сүз З. Бәширинең “Замандашларым белән очрашулар” исемле китабы хакында бара. С. Кудаш ул китаптагы истәлекләрнең күбесе дөрес түгел, дип аны бастыруга каршы була, Х. Туфан да аның белән килешә.
Мостай Кәрим.
Шулай итеп “Ай күрде, кояш алды” Мостайны ниндидер гүзәл хәл дип атарлык дулкынландырулар гына калдырып китте. Яратам мин аны, сукин сынны. Аның белән һәр күрешү – бер гомер. Мин аңа: туры өйгәме, әллә дачага кайтасыңмы дигән идем, эчемнән чәчкәләр турында уйлаган хәлдә, нәрсә уйлаганымны сизгән, хәерсез: чәчкәләрне, димәк, кичектерми тапшырган һәм сиңа шигырь алып кайткан. (01.09.1968).
Гали Халит.
...Бу эштә төп гаеп Гали Халиттә, әлбәттә. Мин аның Бәшири нәҗесләренә кул тыгуына, үз исемен пычратуына шаккатам. Халиткә мин “Әдәбиятка килгән елларында без сине Белинский кебек тугры булачак бу, дип уйлаган идек. Белинскийның Булгариннарны – Пушкин дошманнарын редакцияләве һич мөмкин булмаган нәрсә. Ә син Тукай дошманы Бәширине редакцияләп, кул пычрату түбәнчелегенә төштеңме, энем!?” – дип записка язып җибәрдем. (01.09.1968).
Биредә сүз Г. Халитнең З. Бәшири язган “Замандашларым белән очрашулар” исемле китабын редакцияләп бастыруы турында бара. Әйткәнебезчә, Х. Туфан ул китаптагы истәлекләр хакыйкатькә туры килми, дип аны бастыруга каршы була.
Аяз Гыйләҗев.
Безнең арада талантлы дип аталган тагын берәү бар. Ул А. Гыйләҗев. Ул да талантсыз дип әйтерлек түгел, ләкин аның бу сыйфаты бизнесмен таланты, әдәбият белән кәсеп итә алучы, өлгер, булдыклы һәм чая шәхес таланты гына дип уйлый идем. Гомәрнең (Гомәр Бәширов) “Казан утлары”нда басылган “Яшел бишеге” тикшерелгәндә (җыелышта Гомәр үзе юк иде) шул “бизнесмен” үзе дә сизмичә, кем икәнен ачык раслаган чыгыш ясап куйды. “Яшел бишек” әдәби иске йолалар-ниләр турындагы мемуар гына ул, дип бәя бирергә тырышты. Ә Гомәрнең бу әсәрен без барыбыз да, татар халкының октябрьгә килеп җиткәнгә кадәрге тормышының энциклопедиясе дип, шатланып каршыладык. Бу – халыкның нинди кырыс һәм гүзәл кичерешләр, күренешләр аша килүен лирик тел белән сурәтләгән, гаҗәп бай үзенчәлекләрен күрсәтә алган тирән әсәр Аязны, димәк, аз гына да дулкынландырмаган. Бу әсәр барыбер тәнкыйть ителер, дигән коньюктура гына, сәүдәгәрләргә хас исәп кенә бар аңарда, ничек булса да оттырмау, ә табыш итү хисе генә ияләшкән андыйларга. (01.12.1970).
Фатих Хөсни.
Ф. Хөсни – талантлы, үзенчәлекле бер әдибебез, билгеле. Ләкин аңарда соңгы елларда ярашып яшәргә тырышу күренешләре һаман үсә бара. Аның нинди дә булса берәр “кызык” сүз әйтеп, “сенсация” ясап куюны ярата торган гадәте бар. Такташның Әмирханга карашы турында “кызык” сүз әйтеп ташлады, менә шул сыйфатларның берләшүеннән килеп чыккан чыгыш ул. ...Ләкин ул моны шактый намуссыз башкарган: мин ул вакытларда больницада ята идем. Җыелышта була алмавымнан файдаланып калырга тырышкан. Катлаулы, киң, тирән рухлы Такташның, дөрләп тә, суырылып та куйган куйган Такташның, тышкы ягын гына күреп калган Фатих: “Ай-һай, Әмирханга бардылар микән, чөнки Такташ Әмирханны яратмый иде бит” – дип “кызык” хәбәр әйтеп ташлаган. Бу хәл аңарда гүзәл гамь сүнеп баруын раслый. “Могикан”дагы кайнар фикерләргә игътибар итмәүчегә, димәк бөтенләй ят кешегә, чит кешегә-обывательгә әверелеп бара ул. (01.12.1970).
Зәйнәп Биишева.
Зәйнәп ханым Биишеваның сезнең җыелыштагы мәнсез һәм ямьсез чыгышы турында бераз ишеткән идем инде. Мостайның (Мостай Кәрим) талантлы булуына рәнҗегән һәм үзенең әдәби бөлгенлеген генә раслаган чыгышында ул, үзе теләгән, күбрәк үзе көтмәгән “уңыш”ка – коточкыч җәфа, каза тудыруга ирешә язган, ләбаса. Әгәр дә Зәйнәп ханымның антогонистик “вируслары” өч узаман арасына – Сәйфи, Мостай, Наҗар арасына аңлашмаучылык рәвешендәге йогыш булып үрли алса, бу хәл гаҗәп зур оттырыш булачак бит!
Биишева чыгышы рәвешендә гәүдәләнгән “вакыйга” җирле-локаль шартларга (илле ел буе дәвам итеп килгән бер генә яклы, бер генә канатлы өстенлеккә, ясалма өстенлеккә) таянып, асылда, үзенең шәхси хәлен-әдәби бәхетсезлеген объектив сәбәпләргә сылтарга – бу очракта, Мостайга ябырылырга, берәү аша күбәүгә орынырга чамалаган. Биишеваның стратегиясе шактый мәкерле, шактый хәйләкәр: Мостайның уңында, сулында сез дә һәм башкалар да бар бит. (27.11.1971).
Мәхмүт Хөсәен.
Хөсәеннең Әпкәләйдән дә әрсез эт каешының провокациягә җыенуы бик мөмкин: ташбакага кабырчык, калкан кирәк булган кебек үк, бу кешенең дә безнең Наҗарны – шигъри арысланны – калкан итәргә маташуы бик табигый хәл, ташбака өчен бик табигый хәл. Һәм бу хәл безнең барлык чын язучыларның яңагына нәҗеси кул белән – М. Хөсәен кулы белән пощечина ясау булыр иде! (02.04.1973).
Наҗар Нәҗми М.Хөсәеннең юбилеендә катнашыр һәм бу эше белән үзенә зыян гына салыр, дип курка Х. Туфан.