Әстерхан төбәге гомер-гомергә татар иҗтимагый тормышының, мәгарифенең үзәге булып торган. XX йөз башында “Идел” газетасы чыккан, мәктәпләр эшләгән, театры, артистлары булган. Гомүмән, Әстерхан төбәгендә яшәүче татарлар үзләренең музыкальлеге, җыр-биюгә һәвәслеге белән аерылып торган. Хатын-кызларның да туйларда саз уйнаулары, ирләрнең кабал сугулары, кара-каршы җырлаулар – Әстерхан татарларының бер үзенчәлеге. Көндәлек тормышта музыканың актив кулланылышы, балаларның кечкенәдән үк шул атмосферада үсүе дә бәлки бу төбәк татарларында музыкаль һәвәслекне билгели торгандыр, ата-бабаларының иркен даласының шанлы тарих авазлары кушыладыр. Тумышлары белән Әстерхан төбәгеннән булып татар дөньясында билгеле артистлар булып танылган шәхесләрне беләбез: Камал III, Зәйни Солтанов, Мәрзия Даутова, Наҗия Теркулова, Зиннур Нурмөхәммәдев һ.б.
Хәзәрге татар сәхнәсендә дә алар шактый. Халык артискасы Зөләйха Хәкимҗанова, М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры артисты – хор җырчысы Сергей Хабаров, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында студентларга музыкаль белем бирүче артистка Альбина Кинҗәлиева, шулай ук Илнур Еникеев һәм башкалар.
Казан шәһәренә 1975 елда укырга дип килгән Әстерхан төбәгенең Җәмәле авылы егете Марат Гомәр улы Яхъяев турында аерым сөйләп китү кирәк. Әстерхан шәһәрендә мәдәни-агарту училищесының халык уен кораллары бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган егетнең Казанны яулавы язмыш тарафыннан хәл ителә. Шул замандагы тәртипләр буенча, укуны тәмамлаган кеше 3 ел дәвамында билгеләнгән урында эшләргә тиеш булса да, татарның мәркәзенә җаны талпынган, халкыма хезмәт итәм, татар музыкасы өлкәсендә эшлим, дип ашкынган егетне бу киртәләр генә тотып кала алмый. Бер ел эшләгәннән соң, отпуск вакытында Казанга китеп Казанда мәдәният институтына укырга кереп кайта. Аннан консерватория тәмамлый. Атаклы профессор В. П. Леванов, С. А. Казачковлардан белем ала. Марат Гомәр улы эшкә үзе укыган уку йорты мәдәният институтына хор дирижеры укытучысы буларак эшкә чакырыла, монда хатын-кызлар хоры белән җитәкчелек итә. 1990 елны институт ректоры Р. К. Беляев хуплавы һәм аның ярдәме белән иң беренче буларак, Марат абый институтта татар хоры ачуга ирешә. Институтта нәкъ шушы коллектив нигезендә 1994 елда татар музыкасы кафедрасы оеша. Төп эше белән параллель рәвештә Казан төзелеш институты, финанс-икътисад студентларының хор коллективларын оештыра, алар белән концертлар бирә. Ул «Кафедра» исемле ирләр хорының хормейстеры һәм дә шул ук вакытта солисты булып тора. Бу хор коллективы хәтта чит ил аудиториясен дә яулап ала. Аларның Казан һәм Амстердамда ике компакт дисклары да чыга. Марат абый 1999 елда Татарстан республикасы фольклор музыкасы ансамблен оештыруда да катнаша, ә 2000 елдан 2002 елга кадәр ансамбльнең сәнгать җитәкчесе буларак хезмәт куя.
Аның әле татар театры хезмәттәшлеге аерым бер кызыклы хикәят. Барлык тамашачылар яратып караган Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Арзы кыз», «Ханума», «GO! Баламишкин», «Үлеп яратты», «Кечтүкле уен», «Миркәй белән Айсылу», «Ак калфагым тошердем кулдан» һ.б. спектакльләрнең сәнгати-музыкаль бизәлеше аның тарафыннан эшләнгән. Кайвакыт артистларның хор белән җырлау күренешләрендә ул үзе дә катнаша, мисал өчен «Зәңгәр шәл»дә качаклар җыелып җырлаган күренештә, качаклар арасында ул үзе дә утыра, үзенең көр тавышы белән артистларга көч бирә. Әлмәт Дәүләт драма театрының «Син кайда идең?», «Яшь йөрәкләр», «Кайда минем илем?» спектакльләре Марат абый музыкаль эшкәртүе белән тамашачы күңелен яулады.
Марат Гомәр улы хәзерге татар сәхнәсендә билгеле җырчыларның остазы, аңарда белем алган Зәйнәп Фәрхетдинева, Зөфәр Билалов, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Гүзәл Җәләлева, Люция Мусина, Лилия Хәмитова, Гөлназ Сираева, Илгиз Шәйхразиев үзләре сәхнә тоталар, зәвыклы җырчылар буларак тамашачы мәхүббәтен яуладылар.
Марат Яхъяев хезмәтләр, җыентыклар авторы да әле ул. Аның тарафыннан татар хорлары һәм вокал ансамбльләр өчен «Ак каен» (Казан, 1997) исемле җыр эшкәртмәләре җыентыгы, 2004 елда Сабан туе бәйрәменең музыкаль бизәлеше хакындагы, 2006 елда «Дөнья матур, дөнья киң!» исемле җыентыгы, 2013 елда ирләр хоры өчен Марат Яхъяев эшкәртмәсендә татар җырлары җыентыгы басылып чыга. Ул эшләгән җыентыклар белән башка иҗади коллективлары, уку йортлары да эшлиләр, аларны уку әсбабы буларак кулланалар.
Хәзерге вакытта ул музыка мәктәбендә укучы балалар белән эшли, аларны музыканы яратырга, музыка серләрен өйрәнгәндә сынмаска-сыгылмаска, максатка тугры һәм нык адымнар белән барырга өйрәтә. Ул җитәкләгән «Вдохновение» исемендәге балалар хоры С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында мәртәбәле «La Primavera», «Новая музыка» симфоник оркестлары, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән чыгыш ясау дәрәҗәсенә иреште. Марат абый шулай ук коллегаларына, яшь белгечләргә мастер-класслар бирә, үз тәҗрибәсен өйрәтә.
Музыкант,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент, халыкара конкурслар лауреаты, хезмәт ветераны, бөек татар халкының данлыклы бер улы Марат Гомәр улы Яхъяев 13 июльдә 70 яшьлек юбилеен билгеләячәк. Сәламәтлек, иҗат уңышлары гомер юлдашыгыз булсын!
Фотолар М. Яхъяевның шәхси архивыннан