Бүген Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Бөрбаш ягындагы басуы якын-тирәдәге өч хуҗалыкның комбайннарын үзенә - комбайннар парадына җыйды. Тезелеп киткән комбайннарның парадка килүе үзе бер матур, дулкынландыргыч күренеш. Татарстан, Тимирязев исемендәге, Бөрбаш хуҗалыклары игенчеләре башта комбайннарның уракка хәзерлеген махсус комиссия әгъзаларына исбатлады, аннан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бераз аңлату эшләре алып барды, районның баш агрономы Ирек Галимов 31 мең гектар җирдә урып-сугу эшләре башкарырга кирәклеге турында әйтте, Ришат Нуриев хезмәт куркынычсызлыгы турында сөйләде. Ул да, идарә башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин сүзләренә кушылып, комбайнчыларга үзләрен, ярдәмчеләрен сакларга өндәде. Берүк сак эшләгез, - дип кат- кат кисәтте Ришат. - Күптән түгел бер авылда бер егет чокырда балчык астында калып үлгән. Бер производствода бер яшь егетнең кулына зыян килгән. Гаять тә мөһим, җаваплы компания булган урып-җыю чорында, хезмәт урынында андый күңелсез хәлләр
Уракка керештек, хәзер исә ашыкмый-кабаланмый эшләргә кирәк (+фоторепортаж)
13 июля 202113 июл 2021
8
2 мин