Бүген районыбызда комбайннар парадына старт бирелде. Беренчеләрдән булып «Игенче», «Алга», «Сорнай» хуҗалыгы комбайннары тикшерү үтте. Кайбер «кыр кораблары»ның кимчелекле җирләре булгалады, аларын комбайнчыларга төзәтергә кушылды. «Игенче» хуҗалыгында урып-җыюга дүрт комбайн чыгачак, шуның берсе әле өр-яңа. Гомумән, биредәге комбайннар соңгы елларда бик шәп кенә яңартылды. Дүрт комбайнчы да инде тәҗрибәле, узган ел район буенча иң күп вымпелны алган Алмаз Гарипҗанов быел да уңышлы гына эшләрбез, дип ышана. Алмаз шушы көннәрдә генә өченче тапкыр әти дә булган, хәзер инде тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк булачак аңа. «Алга»лылар шулай ук парадка зур әзерлек белән килгән. «Сорнай»лылар бүген борчак сугарга чыккан булганнар, парадка да алар шуннан килде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү тәмамланганнан соң комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белгечләрнең чыгышларын тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларын да биреп үттеләр. Гомуми алганда, кукурузны кертмичә, 29 мең гектар сугып аласы мәйданнарыбы