«Хезмәт»кә языл да, бозау от! Әлеге акция кысаларында райондашларыбыз район газетасына языла һәм квитанцияләрне «Хезмәт» редакциясенә юллый. Арада үтә дә күңелле, үткен шигырьләр һәм канатлы сүзләр, фикер-тәкъдимнәр дә бар. Рәхим итеп укыгыз! «Хезмәт»сез һич тора алмыйм,
Чәй эчмичә түзсәм дә.
Бозауга кызыгып түгел,
Апрельдә үк язылдым.
Борнактан Нәбиулла Хөрмәтуллин. Газеталарга күп язылам,
Тик шулай да иң беренче «Хезмәт»емне укып чыгам.
Горурланам Балтачым белән, хезмәт сөйгән халкым белән,
Горурланам Салавычым белән, «Хезмәт»не үз иткән кешеләре белән.
Гөлия Хөрмәтуллина, Иске Салавыч. Сәлам Арбаштан!
«Хезмәт»кә язылдым әле,
Бозау отармын, диеп.
Өч бозау асрап саттым
Түбә ябармын, диеп.
Артты - китте бәяләр
Хәлне белми түрәләр.
Тагын бер бозау кирәк дип
Көлеп тора кияүләр.
Канатлы сүз дә кирәкми
Хезмәт якын хөрмәткә.
Языл, укы һәм хезмәт ит,
Хөрмәт төбе «Хезмәт»тә.
Мәрхәбә Камалиева,
4 кияү әбисе. «Хезмәт» газетасын
Сагынып көтеп алам.
Кемнәр туган, кемнәр үлгән,
Кем юбилеен иткән,