Түземсезләнеп көтеп алган Сабантуйларыбыз да үтеп китте.
Хәзер инде аларны янәдән хәтердә яңартып, ничек күңелле булды бит, дип сөенеп сөйләргә генә калды.
Яңгул авылында да халкыбызның милли бәйрәменә бик тырышып әзерләнделәр. Башта яше-карты җыелып, Сабантуй буласы мәйданда өмә үткәрде, аннан җигүле атлар белән, гореф-гадәтләребезне саклап, авыл урамнарын гармун моңнарына күмеп, әрәпә җыйдылар. Авыл халкы белән бердәм булып әзерләнгән бәйрәм дә бик күңелле үтте. Сабантуйның матур мизгелләрен фотолардан күзәтә аласыз.