Курамьял авылына керешли, тау битендә агачтан ясалган боланнар сәламләп кала. Жираф та бар әле анда.
Ә инде авыл эчендәге бер йортта искиткеч матур күренеш, капка төбендә пальмалар үсә, патша читекләрендә гөлләр чәчәк ата. Бу матурлыкны биредә алтын куллы Фердинат Җиһаншин тудыра.
Авылларыбыз Фердинант абый кебек фантазияле, эшкә чын күңел биргән, гаҗәеп оста кешеләре белән бай, матур, бәрәкәтле.