Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачта кемнәр иң яхшы көндәлек алып баручылар? (+фото)

Казанның “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

-2

"Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә Норма мәктәбе укучылары Мәрдәнов Раян (җитәкчесе З.Кадыйрова), Мәрданов Рамил (җитәкчесе Ф.Ибнеева), Гатауллин Булат (җитәкчесе Д. Гатауллина), Балтач гимназиясеннән Михайлова Виктория җиңү яулады. Мәрдәнова Роза исә "Иң мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләр өчен театр фойесында анимацион программа оештырылган иде. Шулай ук нәни тамашачыларөчен “Салтан патша турында әкият” спектакле тәкъдим ителде.

-3

Безнең белешмә: проект 2014 елдан бирле, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында. ТР мәдәният министрлыгы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10

Гөлзидә Газизуллина