«Хезмәт» бозау уйната, читтә калма, газетага языл да, квитанцияңне редакциягә җибәр!
«Хезмәткә языл һәм бозау от!» дигән акциябез уңаеннан редакциябезгә квитанцияләр килү дәвам итә. Шартны үтәп, канатлы сүзләр язып җибәрүчеләр дә бар. Укучыбыз Мөхәммәтзәкиев Рәфкать «Хезмәт»кә - дан!» дип җибәргән. Азат Исмәгыйлев «Хезмәт»сез көн, яңгырсыз җәй кебек! » ди. Шул ук вакытта шигырьләр җибәрүчеләр дә бар, укучыбыз Эльмира Галимовадан килгән дүртьюллыкны тәкъдим итәбез:
«Хезмәт»не без яратабыз,
Ел да без аны яздырабыз.
Һәркемгә дә тәкъдим итәбез,
Яздырыгыз, үкенмәссез!
Нормадан Фәнис Сабирҗанов яза:
«Хезмәт» – Балтач көзгесе ул,
Минем әби белән яшьтәш.
Тиздән сиңа да туксан!
Озын гомерле булып,
Дустыбыз булып яшә! Ә менә Карадуган авылында гомер итүче укучыларыбыз җылы хат яза. Укыйк әле!
“Хөрмәтле редакция!
Без «Хезмәт» газетасын бик озак еллар үзебезгә яздырып укыйбыз. Бик яратып укыйбыз. Җомга көнне кунак киләсе кебек көтеп алабыз. Соңгы елларда бигрәк тә зу