Халыкларга хөрлек биргән туган илем,
Сине җырлап, итәгеңә башым идем.
Җырла, диеп бирде миңа туган җирем
Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.
(Г. Афзал)
2021 елның 23 маенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гамил Афзалга 100 ел тулды. Юбилей кичәләре Казан, Магнитогорки шәһәрләрендә һәм әдипнең туган авылы Такталачыкта (Актаныш районы) зурлап үткәрелде.
Без, Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре, Актаныш районында экспедиция вакытында (11-14 май) Такталачык мәктәбе музеенда Гамил Афзалга багышланган экспозиция белән танышкан идек. Соңрак, юбилей уңаеннан Такталачык мәктәбе укытучылары китап, рәсем-иллюстрацияләрдән, укучыларның иҗади эшләреннән, музейда сакланган материаллардан күргәзмә оештырдылар.
Гамил Гыймазетдин улы Афзалов 1921 елның 23 маенда Минзәлә кантоны Такталачык авылында (хәзерге Актаныш районы) хәлле крестьян гаиләсендә туа.
“Минем дөньяга килүем турында мәгълүматны, шәмәхә карандашны төкерепләп, әти Коръән читенә язып куйган булган, соңыннан ул Коръән югалган. “Алабута елының җәй башында тудың” дигән хәбәргә таянып, 23 майда” дигән төгәл датаны мин үзем уйлап чыгардым” (Г. Афзал)
1924 елда, унынчы баласын таба алмыйча, 26 яшендә әнисе Таибә үлеп китә. Әтисе Хаҗәр исемле хатынга өйләнә, үги әнидән ике бала: Хамис һәм Фәния туалар. 1931 елның августында аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөргенгә җибәрәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланган (Р-732, 4 тасв., 678 эш кенәгәсе) Актаныш районы 2 категория кулаклар исемлегендә Афзаловлар гаиләсе бар.
Такталачуковский с/сов. дер. Такталачук
1. Афзалов Гимай – тат. – 1886 г. – 1
2. Шаемова Хазяр – тат. – 1888 г. – 2
3. Гимаев Афка – тат. – 1910 г. – 1
4. Гимаев[а] Василя – тат. – 1914 – 1
5. Гимаев Гамиль – тат. – 1920 г. –
6. Гимаева Хамила [Гимаев Хамис] – тат. – 1927 г. –
7. Гимаева Фания – тат. – 1930 г. –
Все находятся в дер. Такталачук
До 1917 г. занимался хлебопашеством и торговлей, имел 6 постоянных и 50 чел. сезонных батраков, 40 га земли и 50 га лугов, 2 мельницы, жнейки, веялки, молотилки.
С 1917 г. по 1922 г. 1 мельник, жнейки, веялки, молотилки. С 1922 по 1926 г. арендовал мельницу и землю, имел два постоянных и 15 сезонных батраков, 11 га пашни, 25 га арендованных лугов, 1 пятистенный дом, 3 амбара, 1 конюшню, 1 баню, 1 мельницу, 1 молотилки, 3 лошади, 3 коровы, 29 овец, одну веялку.
В 1928 г. арендовал 5 га земли, держал одного постоянного и 10 сезонных батраков, остальное имел то же самое, что и к 26 году.
К 1 января 1931 г. имел один дом, одну баню, одну лошадь, одну корову, / 4 овцы.
В 1928-29 гг. выступал на собрании против мероприятий соввласти и партии, тормозя, в проведении этих мероприятий в жизнь, состоя в членах колхоза, ведет агитацию против такового. (Р-732, 4 тасв., 678 эш, 3-4 бб.)
Гамил Афзал үзенең истәлекләрендә Салиха исемле иң олы апасы кияүгә чыгуын, абыйсы Әфканең Донбасска шахтага киткәнлеген искә ала. Шулай булгач, Магнитогорскига әти-әнисе белән 4 бала киткән булырга тиеш. Чыганакта, Гамил Афзалның туган елы 1920 дип күрсәтелгән. Документ хаталар белән язылган. Мәсәлән, Гимаев Хамисне Гимаева Хамила дип, ә апасы Вәсилә ир заты булып күрсәтелгән. Шулай ук, документта күрсәтелгән саннар артыграк булуы ихтимал.
“Минем әти Гыймадетдин, беренче хатыннан беренче бала булып, бабам Афлазетдин үләр алдыннан ун ел элек башка чыккан. Бабай йортыннан урам аркылы чапырыш кына йорт салып, бакча утырткан. Бабам мирасыннан аңа җил тегермәне һәм күпмедер акча тигән”. (Г. Афзал)
Афлазетдин үлгәч мирас бүлгәндә туганнар арасында низаг килеп чыккан, берсе-берсе белән аралашмаганнар. Гамил Афзалның әтисе Гыймадетдин тырыш, эшчән кеше булган, күрәсең. Үзенең тегермәне булган, сәүдә иткән. Бәлким, колхозлар төзелә башлау белән колхозга да керергә теләмәгәндер. “Әти белән әни кайбер әйберләрне шыпырт-шыпырт саталар, юлга акча юнәлтәләр” – дип яза бит әдип.
Магнитогорскида
Гамил Афзалов Магнитогорскида барак-мәктәптә укый башлый. 1937-1938 елларда Троицк шәһәрендәге педтехникумда укый. Салкын баракларда яшәү нәтиҗәсез калмый, аның сәламәтлеге какшаган була. Буыннар сызлау, аяк авырту сәбәпле, укудан туктарга туры килә һәм ул кире Магнитогорскига кайта. Әкренләп шигырьләре басыла башлый. Укуны дәвам итәргә теләк зур булса да, түләргә акча булмау, больницаларда дәвалану укырга комачаулый. Сугыш вакытында Металлургия комбинатында гади, кара эшче булып эшли. Сугыштан соң елларда, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, спектакльләр, концертлар оештыралар. Авыру сәбәпле, җиңелрәк булмасмы дип “Большевик” промартеленә тегү цехы начальнигы булып эшкә күчә.
Башкорстанда
Эшли алмас дәрәҗәгә җитеп, 2 группа инвалид булгач, Башкорстанда яшәүче олы апасы Салиха гаиләсенә кайтып егыла. Шәрип авылында яшәвен шагыйрь җылы хисләр белән искә ала:
“Кәләтәй елгасы буенда урманлы, сандугачлы авыл. Урамнарда яшел чирәм, иске мәчет утыра кыйгаеп. Анысы клуб икән. Чатнатып татарча сөйләшәләр, һәр җөмләдә мәкал, әйтем, тапкыр сүз, образлы нәфис тел бизәкләре. Бигрәк тә кыз димләүче карчыклар: “Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас инде”, “Оясында ни булса, очканында шул булыр” яки “Атасын карап улын коч, инәсенә карап кызын коч” һ.б. Шул мохитта мин яңадан терелдем, бөтенләй яңа шигырьләр яза башладым. Шул ярлы авыл миңа өмет бирде, юморлы тел бирде, кыз бирде, бик күп типлар, көлкеле сюжетлар бирде”.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.