Балтач гимназиясенең 4 б сыйныфы укучылары башлангыч сыйныфларда белем биргән укучылары белән саубуллашты Җиһанда чыгарылышлар гөрли. Балалар бакчаларына йөрүче балалар тәрбияче апалары белән саубуллаша, башлангычлар да тантаналы шартларда укытучыларына рәхмәт белдереп, югары сыйныфларга күчә, 9нчы сыйныфтан китүчеләр дә бар, 11 сыйныфларныкы бигрәк тә моңсу, туган районнан ераграк китәсе, чөнки аларны башкала, югары уку йортлары көтә. Балтач гимназиясенең 4 б сыйныфы укучылары да башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучылары Лилия Низаметдинова һәм Гөлнара Илдаровна белән саубуллашты. Шул уңайдан әти-әниләр искиткеч күркәм бәйрәм оештырды. Саф һавалы наратлыкта урнашкан җәйге өйдә узган бәйрәм күңелләрдә әле бик озак сакланыр. Моның өчен районда мәгълүм шәхесләр Асия һәм Радик Закировларга зур рәхмәт, алар әлге сыйныфта укучысы оныклары Эмиль һәм аның сыйныфташларына әнә шундый бүләк ясадылар. Кызлары белән кияүләре бер казан пылау белән иганәчелек итте. “Мәрям” кафес
Бергә чакның кадерен белик, гомерлеккә дуслашыйк! (+фоторепортаж)
31 мая 202131 мая 2021
3
1 мин