Иптәшебез казый Ризаэддин әфәнденең (Ризаэтдин Фəхретдиннең) шәһәр урамында бер тарафка баруында, янында алпан-тилпән хәлдә баручы бер карт мөселман байтак ара барган. Шулай һичкемгә карамыйча шәһадәт кәлимәсен, тәкбир, салават укып, сынык, ялварган хәлдә юлын дәвам иткән. Сүз һәм Аллаһны мактау арасында «Йә, Аллаһ, гөнаһлы бәндәмен, Ходайга бәндәнең гыйбадәтеннән файда юк, гөнаһыннан зыян юк, шулай да, бәндә булгач, аны тыңларга, гөнаһ кылмаска тиешле» дигән сүзләрен әйтә икән. Риза әфәнде дә бу затның әлеге төрле хәрәкәтләреннән һәм сүзләреннән ләззәтләнеп, тыңлап, хәтта күңеле нечкәреп, юлында озак бергә баруны дәвам иткән.
Бу вакыйганы ишетүемнән соң, элекке казый Габдеррәшид Гомәр Ибраһимовның Гомәр аганың тәрҗемәи хәлендә сөйләгән кайбер сүзләре хәтеремә килде. Әлеге кеше, бик кәефле булып кайтса, өйдәгеләрне борчыган. Тик, аның шул хәлдә кайтуын сизеп, кайтуына «Йосыф» сүрәсен укый башлыйлар икән. Ага кайтып керүенә, Коръән тавышы ишетү белән идәнгә тезләнеп, тавышсыз-тынсыз гына тыңлый, шул хәлдә йокыга китә икән. Соңра бу мөнәҗәт касыйдәсен көйләп, күзләреннән яшь чыгара икән: «Йә, Хода, Гафу итүче син, Рәхимле син бәндәләргә, аеруча минем кебек явызларга». Бу хәлләр ислам хикәятләре китапларында искә алына: «Бәлки, гөнаһ түбәнчелеккә, күңел сыныклыгына китерер һәм масаюга, тәкәбберлеккә китергән изге эштән хәерлерәк булып чыгар».
Фәкыйрьнең «Һәр эштә гыйбрәт алучыга дәрес бар, акыл һәм фикер иясенә шатлык булсын!» (сүзлəре).
Г. Баруди. "Хатирә дәфтәре".