Найти тему
Татарский Мир

Актаныш районы авылларына экспедиция

2021 елның 11-14 май көннәрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре (тарих фәннәре кандидаты, Айдар Илсур улы Ногманов җитәкчелегендә) Актаныш районы авылларында фәнни экспедиция уздырды. Актаныш, Яңа Әлем, Иске Байсар, Мәчти (Наратлы), Пучы, Такталачык авыллары тарихына багышланган материаллар тупладык, тарихи объектлар белән таныштык, зиратлардагы борынгы кабер ташларын өйрәндек. Бу материалларны, шушы авыллар тарихына багышланган фәнни хезмәтебездә, тагын бер кат анализ ясап, чыганаклар белән тикшереп, кулланырбыз дип уйлыйбыз.

Эшебезне Актаныш районы туган якны өйрәнү музее экспонатлары белән танышудан башладык. Музей сыйфатлы, бүгенге көн таләпләренә туры китерелеп эшләнгән, материалларга бай.

Бүгенге көндә, Актаныш авылында яшәгән атаклы сәүдәгәр Мохитов Шаһгалинең йорты сакланган (мәдәни мирас объекты фондына кертелгән). Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында Актанышта һәм якын тирәдәге базарларда бакалея, мануфактура товарлары белән сәүдә иткән, кибет, складлар тоткан. Аның үзенең тегермәне һәм ашлык киптергечләре булган.

Актаныш. Ш. Мохитов йорты.
Актаныш. Ш. Мохитов йорты.

Яңа Әлем мәктәбе директоры Шәрипов Илназ Илшат улы, РСФСРның мәгариф отличнигы, укытучы Усманова Тахия Әхтәм кызы безне мәктәп музее белән таныштырдылар. Авыл тарихын өйрәнүче Глүс Мирзанур улы Шәрипов һәм Иске Әлем авылында яшәүче Дөбирә Имангали кызы Сәлахова белән очрашулар булды. Дөбирә апа үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.

Яңа Әлем авылы тарихына кереп калган, мәгариф өлкәсенә зур хезмәт керткән шәхес, дин белгече, мулла Мансуров Лотфулла улы һәм аның гаиләсен әйтеп узарга кирәк.

Иске Байсар авылы тарихи объектларга бик бай булып чыкты. Земство хастаханәсе, “Андрәй бабай” кибетләре (Минзәлә сәүдәгәре Андрей Глезденев булырга тиеш). 1975 елларда Мәчти (Наратлы) авылыннан күчерелгән морза йорты (бүгенге көндә төзекләндерү эшләре алып барыла, музей булачак).

Иске Байсар Сөн елгасы буенда урнашкан. Авыл уртасыннан халык телендә “Әби патша юлы” (дөреслектә, Екатерина бу юлдан узмаган) дип аталган зур тракт уза. Байсар авылыннан Пучыга, Сөн елгасының икенче ярыннан Башкортстанга бара торган юл. Иске Байсар авылында земство станциясе булган, атларны ял иттереп, кирәк вакытта алыштыра торган булганнар.

Иске Байсар авылында да тарихны барлап, саклап калу өчен тырышып, йөрүчеләр: авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, Иске Байсар мәдәни йорты җитәкчесе Фәнзилә ханым, укытучы Разова Римма Миргаяз кызлары.

Мәчти (Наратлы) авылы 1975 елда югалган авыллар исемлегенә кергән. Соңгы авыл халкы гаиләләре белән Иске Байсар авылына, Яр Чаллы шәһәренә күченгәннәр. Заманында бу данлыклы морзалар авылы булган. Мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов бу авылдан. Алар ат заводлары тотканнар. Ерак җирләрдән килеп авырулар кымыз эчеп даваланганнар. Бүгенге көндә шифаханәнең фундаменты (казылган эзләре) сакланган. 100 еллык нарат агачлары үсеп утыра. Авыл зиратында 28 кабер ташы табылды. Кабер ташларын турында эпиграфист галим Айдар Марсель улы үзе тулырак язып чыгар әле (кара: Айдар Гайнетдинов / ЯндексДзен).

Пучы авылы безнең Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улының туган авылы Әнәк белән янәшә урнашкан. Ике авылны елга гына аерып тора. Әнәк авылындагы музей, парк, һәйкәлләр белән дә танышып чыктык.

Пучы авылында земство хастаханәсе бинасы, беренче мәхәлләнең мәчет бинасы (элеккеге балалар бакчасы) сакланган. Хастаханә башта агачтан салынган була, ә 1905-1907 елларда кирпичтән зурайтып төзелә. Больница төзу өчен кирпич Сарашлы елгасы тирәсендә эшләнгән.

Авылның тарихы турында Фазлыев Рәшит Нәҗми улы, Хайруллин Илдус Назыйф улы белән сөйләштек, авыл җирлеге башлыгы Нияз әфәнде ярдәм итте. 30 лап кабер ташы табылды.

Такталачык авылы Мохтәр һәм Илдархан Мутиннарны биргән авыл. Заманында Әмирхан һәм Исхак Мутиннарның тегермәннәре булган, сәүдә һәм балыкчылык белән шөгельләнгәннәр. Исхак Мутин Шәбезкүлдә, Хәсән Госманов Кәрге, Чәйле һәм Табанлы күлләрдә балык тотуны оештырганнар.

Бүгенге көндә Такталачык мәктәбендә авыл, мәктәп тарихына багышланган музей эшли, иске мәчет, земство хастаханәсе биналары сакланган. Хастаханә 1905 елда кызыл кирпечтән төзелгән. Ул елны елгада су күп булу сәбәпле яр буена баржа белән кызыл кирпичне китергәннәр.

Авыл тарихына багышланган атамалар, риваятьләр белән, балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыткан, атказанган укытучы, минем төркемдәшем Әлфия Нуриева таныштырды. Мәктәп ишек алдында 9 класс укучылары белән очрашу да булды.

Гомумән, бу авыллар революциягә кадәр вулыс үзәкләре булып торганнар. Һәрберсендә берничә мәчет, мәдрәсә, рус-татар мәктәпләре, земство хастаханәләре эшләгән, базарлар, ярминкәләр булган. Шунысы аяныч, ул заман шәхесләренең күбесе репрессия корбаны. Музей һәм мәдәният йортларында аларның тарихы күрсәтелгән. Авыл халкы нәсел шәҗәрәләре белән дә кызыксына. Мәдәният йортларына матур итеп шәхесләрнең шәҗәрәләре ясап куелган.

Безнең экспедициянең уңышлы узуында, Актаныш район хакимияте социаль һәм агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Мансуров Альберт Мирхәт улының роле зур булды. Шулай ук, барлык авыл җирлеге җитәкчеләренә, вакытларын кызганмыйча, безнең эшебезне оештырган өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, авыл халкы тырыш, матур итеп яши, эшли. Үз авыллары өчен янып йөрүче, тырыш җитәкчеләр булганда авыл яшәр. Алар үзләре дә шушы авылларда туып үскән егетләр бит.

Киләчәккә өмет багълап, яшь буынны тәрбияләгәндә, үткән, әби-бабалалырыбыз яшәгән дәверләрне онытмыйк. Авылларыбызның тарихын барлыйк, саклыйк. Кешене хәтер яшәтә....

Халидә Баһаветдинова