Найти тему

Г.Тукай: "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?"

Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Һәртөрле язучылар һәм ярты язучылар, милләтебез үлгән яки йоклаган, дип язалар. Чынлыкта, безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә һәм башка милләтләрнең әллә нинди каты һәм йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.

Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга тиеш. Әгәр милләтебез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шытырдатып, аны уята алырбызмы? Болай булгач, безнең гәзитәләр укуыбыз үлгән милләт (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмасмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр йокысы кебек микән? Әллә Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар йокысы кебек микән? Соң ничек икән?

Минем уемча, болай булырга тиеш: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре һәм аркадашлары булган башка милләтләр белән, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар белән казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман патшалыгын алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны буйсындырганнар, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар белән бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мескен, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә чыдый алмаган, кинәт һушы китеп егылган; «Саглүк» китабынча әйтсәм, "мөгаммә галәйһи" (пәрдәләнгән) булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.

Габдулла Тукай (1886 - 1913)
Габдулла Тукай (1886 - 1913)

Соң, инде аны ничек һушына китерик?

Бу тугърыда минем кыскача фикерем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә веерлары белән йомшак җил истерик һәм авызына берләшә һәм бердәмлек сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар белән дәртләндерик, хәтта рәсемнәр белән милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, акылын җыйсын; шуннан соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — сәбәпләр галәме. Һәм дә ялган сөйләмәс мцмкин булмаган һәм тыелган булган дөрес сөйләүче хәбәрче (пәйгамбәр) әфәндебез дә: «Кеше тырышса, табар», — боерганнардыр. Тырышкан һәм тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Багдад һәм Әндәлүс халкы бик каты алга киттеләр. Аларны күргәндә, башка милләтләр, синең кебек, һушлары китеп егылалар иде…»

Менә бу сүзләр белән милләтне юатып, милләтнең һушы китеп, акылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарын куып җибәрик. Тагы да ул кортлар һәм ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте белән милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кебек итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Аннан соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә кыямәткәчә алданмасын.

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Әлеге рәвешләр белән һушына китерсәк, дус кем, дошман кем — милләт үзе аерыр.

Габдулла Тукай.