Найти в Дзене
Татарский Мир

“Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын; Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен” (Г.Тукай)

Оглавление
Габдулла Тукай туган авылы Кушлавыч мәчете янында. Рәссам Ильяс Айдаров
Габдулла Тукай туган авылы Кушлавыч мәчете янында. Рәссам Ильяс Айдаров

“Исмәгыйль Гаспринский” сабыны илә битемне юам. Шул кешенең үк кәнфите илә чәй эчәм”

Габдулла Тукай татар тормышындагы һәр яңалыкка игътибарлы булган, күп нәрсәләргә үзенә генә хас булган үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдергән. Шагыйрьнең үткен каләме астына билгеле шәхесләр, җәмгыятьтә урын биләгән затлар да еш эләккән.

1908 елда Яшен” журналында Габдулла Тукайның “Мин шулар илә милләтче” дигән әсәре басылып чыга. Анда шагыйрь, шактый көлеп, “миллилек”не билгеләүче төп “билгеләрне” күрсәтә: “Шакир Хәмитов шырпысы илә генә тәмәке тартам, “Исмәгыйль Гаспринский сабыны” илә битемне юам. Шул кешенең үк кәнфите илә чәй эчәм”. Шакир Хәмитов – Казан губернасын шырпы белән тәэмин итеп торган эшмәкәрләрнең берсе, шырпы фабрикасы башлыгы, Икенче Думага сайлауларда катнашкан. Исмәгыйль Гаспринский турында сөйләп торасы да юк, һәркемгә билгеле шәхес.

-2

“Тукай” сабыны, “Тукаев” кәнфитләре

Ул заманда мәшһүр шәхесләрнең сурәтләрен коммерция максатларында файдалану күренеше еш очраган. Тукай шуңа ишарә иткән. Тик... Шагыйрь вафат булганнан соң, күп тә үтми, аның үз рәсеме дә сабын кабында урын ала. Мәскәүнең “Стулкинд” фирмасы Тукаевның рәсемен төшереп, “Тукай” сабыны сата башлый. 1914 елда Казан шәһәрендә “Альфа” фабрикасы мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевның рәсемен куеп “Тукаев” кәнфитләре ясап чыгаруны җайга сала. Шагыйрьнең сурәте төшерелгән күптөрле открыткалар дөнья күрә, әдипнең китаплары бастырыла. 1913 ел дәвамында гына да Тукайның биш китабы укучылар кулына килеп ирешә. Болар, әлбәттә, беренче чиратта реклама, коммерция, табыш алуны күздә тотып эшләнгән эшләр. Әлбәттә, шагыйрьнең исемен саклау, һәрчак күз уңында тоту, популярлаштыру ягыннан караганда әлеге чаралар үз-үзләрен аклаган. Милли тәрәкъкыять фикерләрен таратуда мондый көтелмәгән юллар татар җәмгыятендә еш файдаланылган. Ләкин шул ук вакытта, шул заманның татар газета-журналлары язып чыкканча, Тукайның үз кабере озак вакытлар ихатасыз, ташсыз кала бирә...

-3

“Альфа” фабрикасы җитештергән “Тукаев” кәнфите кәгазе белән элегрәк Казан шәһәрендәге Г.Тукай музее күргәзмәләрендә танышырга мөмкин иде (хәзер ул ТР Милли музее фондларына тапшырылган). Бу бина һәм кәнфит кәгазен Тукай белән бәйләүче тагын бер сәбәп бар. Заманында аны “Альфа” фабрикасының хуҗасы, беренче гильдия сәүдәгәр, Казанның конфет короле Вәлиулла Ибраһимов Бибимәрьямбану Апаковадан сатып алган була. Халык телендә “Шамил йорты” дип йөртелгән, хәзерге Тукай музее урнашкан бу бинаның аскы катында кондитер кибете дә була. Анда, мөгаен, “Тукаев” кәнфитләре дә сатылгандыр.