Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Хушлашу сүзе...🤲🏼

🤲🏼 ӘФГАН СУГЫШЛАРЫНДА КАТНАШКАН, ЗАПАСТАГЫ МАЙОР ФӘРИТ ГАЛИМОВНЫ БҮГЕН СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫЛАР... Мәрхүм белән хушлашырга бик күп кеше җыелган иде... 🙏🏼

-2

Хезмәт иткән елларында Фәрит Габдрәкыйпович күптөрле медаль һәм исемнәргә ия булган кеше. «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медаленең дә 1, 2, 3 дәрәҗә иясе ул. Гомере фаҗигале төстә өзелгән Фәрит Галимов исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Төрле хәрби чараларда гел катнашып, эчтәлекле чыгышлары белән истә калган шәхес ул. Тормыш иптәше Фатыйма ханым белән ике бала үстереп, гаиләдә үрнәк ир һәм әти дә иде. Фәрит Габдрәкыйпович соңгы елларда хезмәт куйган хәрби комиссариатта эшләүчеләр өчен дә, хәрби хезмәттәшләре өчен дә, якыннары һәм дуслары өчен дә хөрмәтле кеше иде.

-3

Фәрит Габдрәкыйповичның әтисенең, тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын 🙏🏼🙏🏼🙏🏼

Зәлия Фәйзрахманова