Апрель ае – Тукай ае. Бу ай төрки-мөселман дөньясына бөек шагыйрьне бүләк итсә, шул ук ай аны бездән аерган да. Шуңа күрә Тукай вафатыннан соң аны искә алулар, төрле әдәби чаралар шушы айда уздырылган. Газета-журналларда Тукайның шигырьләре, аңа багышланган мәкаләләр, әдәби әсәрләр басылып чыккан, төрки дөнья үзенең яраткан шагыйрен олылап искә алган, юксынган, аның кыйммәтле мирасын барлаган, киләчәк буыннарга җиткерү чараларын эзләгән. Тукай вафат булган көнне татарлар яшәгән барлык төбәкләрдәге мәчетләрдә, мәктәп-мәдрәсәләрдә Тукайны искә алу кичәләре оештырылган, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты хакында нотыклар сөйләнгән, мәрхүмнең рухына Коръән укылган. Татар мәктәпләре бу көнне укучыларын дәресләрдән азат иткән, Казан зыялылары шагыйрьнең каберен зиярәт кылганнар.
Читтә яшәгән татарлар өчен Тукай – ул туган ил символы, туган телне, рухи бердәмлекне саклау чарасы
Татарлар яшәгән кайсы кыйтгада гына Тукай кичәләре оештырылмады икән?! Япониядә, Кытайда, Кореяда, Финляндиядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә, Мисырда, Америкада яшәүче, туган туфрагыннан, рухи мирасыннан аерылган татар мөһаҗирләре өчен Тукай – ул туган ил символы, туган телне, рухи бердәмлекне саклау чарасы булып хезмәт иткән. Үз телеңне онытуны зур кимчелек, түбәнлек санаган татарлар Тукай иҗаты, Тукай шәхесе, Тукай көннәре ярдәмендә миллилекне, милли әдәбиятны, мәдәниятне сакларга, үстерергә омтылганнар.
Тукай иҗаты, Тукай шәхесе, Тукай көннәре ярдәмендә миллилекне, милли әдәбиятны, мәдәниятне сакларга, үстерергә омтылганнар.
Тукай кичәләре Россиянең төрле шәһәрләрендә – татарның мәркәзе Казанда, Мәскәүдә, Петербургта, Уфада, Оренбургта, шулай ук Бакуда, Ташкентта, Бохарада, Семипалатинскида, Әстерханда, Троицкида һ.б. уздырылган. Бу кичәләрдә бөек шагыйребезнең рухына дога кылынган, аның тәрҗемәи хәле сөйләнгән, Коръән аятьләре белән бергә, Тукайның үлемсез шигырьләре укылган, милли җырлар җырланган. Татар милләтенең символы булган “Туган тел” җыры, Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” белән Тукайны искә алу татарларның матур гадәтенә әверелгән.
Бу кичәләргә әзерлек алдан ук алып барылган. Зал Тукайның рәсемнәре, китаплары, чәчәкләр белән бизәлгән. Бәйрәмдә катнашучыларның күкрәкләренә «Тукай көне» диеп язылган тасма тамгалар тагылган. Күп очракта, рәсми өлеш тәмамланганнан соң, бәйрәм чәй табыны янында дәвам иткән. Шулай итеп, Тукай бәйрәме чит илләрдә сибелеп яшәгән татарларны туплаган, берләштергән, саклаган. Бер үк вакытта әлеге кичәләр вакытында төрле максатлар өчен, мәсәлән, татар мәктәпләре, кыйраәтханәләр файдасына, аерым студентларга стипендия түләү, татарлар яшәгән төрле җирләрдә Тукайга һәйкәл ачу өчен иганә җыелган.
Тукай кичәләрендә, татарлардан тыш, башка милләт вәкилләренең дә катнашуы төрки-мөселман дөньясында аңа карата булган хөрмәт, олы ихтирам турында сөйли. Чыннан да, татарлар гына түгел, башка төрки халыклар да бөек шагыйребезне яраткан. Зур шәһәрләрдә, шул исәптән, Ташкент, Бохара, Троицк, Алма-Ата кебек калаларда Тукай урамнары булу, ут күршебез Башкортстанның төрле шәһәр һәм авылларында 20 дән артык урамның Тукай исемен йөртүе шул хакта сөйли.
“Тукай - милли барлыгыбызны арттыру юлында күп хезмәтләр куйган Курсави, Каюм Насыйри, Шиһаб хәзрәт Мәрҗани, Исмәгыйль бәк Гаспралы, Гаяз әфәнде Исхакыйлар белән бер максат, бер идеал өчен янучы зат”
Игътибарыгызга 1936 елда Ерак Шәрыкның Шанхай шәһәрендә узган Тукай кичәсе турындагы мәкаләне тәкъдим итәбез. Ул 1935-1945 елларда Мукден шәһәрендә татар телендә чыгып килгән “Милли байрак” газетасының 1936 елгы 8 май санында басылып чыккан. Текст бүгенге татар теленә якынайтып бирелде.
Тукай кичәсе
Шанхай төрек-татар мәдәният җәмгыяте тарафыннан 17 апрельдә шагыйребез Габдулла Тукайга багышланып эшләнгән кичә, узган елдагыча ук, бик муаффәкыятьле (уңышлы) рәвештә уздырылды. Кардәшләребез төркестанлыларның мәҗлескә бөек шагыйребезне олуглап килүләре аерым бер күтәренке рух кертеп, кичәнең уңышлы узуына сәбәпче булдылар.
Мәҗлесне җәмгыятьнең рәисе Кәшшаф әфәнде Әхмәди бүген яд итә торган Тукай - милли барлыгыбызны арттыру юлында күп хезмәтләр куйган Курсави, Каюм Насыйри, Шиһаб хәзрәт Мәрҗани, Исмәгыйль бәк Гаспралы, Гаяз әфәнде Исхакыйлар белән бер максат, бер идеал өчен янучы затларның берсе булуы һәм шул затлар турында көчебез, аңыбыз җиткән кадәр халкыбызга мәгълүмат бирү вазыйфалары – мәдәният җәмгыятьләренең эше икәнлеге тугрында сүзләр белән мәҗлесне ачты.
Соңра, мәктәп шәкертләре тарафыннан Коръән укылгач, Мәдинә ханым Әхмәди “Габдулла Тукай – борынгы ил шагыйрьләренең варисы” темасына нотык эшләде. Халык әдәбияты, чыгытай, госманлы әдәбиятлары, аларның Тукайга тәэсире, халык әдәбияты аркылы үзен-үзе табуы хакында мәгълүмат бирде. Чыгыштан соң зурлар һәм балалар бергәләп күмәк “Өзелгән өмид”не җырладылар.
Шуның белән мәҗлеснең матәм мәрасиме бетеп, балалар кыйсеме башланды. Кичәдә катнашкан балалар: Рифгать Хаҗи, Равил Әхмәди, Камал Мостафа, Рәшидә Ильяс, Тасия Габдрахман, Зәйтүнә Дүзи, Искәндәр Дүзи, Нияз Габдрахманнар һәркаюсы сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бик килешле итеп әйттеләр, күмәкләп җырладылар. Шулай ук бик осталык белән Тукайның “Таз” һәм “Су анасы”н уйнадылар.
Әдәбият бүлеме беткәч, ханымнарыбызның тырышлыгы һәм уңганлыклары аркасында, бәйрәм көннәрендәге кебек күркәм хәзерләнгән өстәл янына кунаклар кабул иттеләр. Башка милләттән булганнарның сораулары буенча Габдулла Тукай турында аларга аерым мәгълүмат бирелде һәм алар да, үз нәүбәтләрендә: “Сез, төрек милләте, шундый Габдулла Тукай кебек шагыйрьгә малик булуыгыз белән бәхетле милләтләрнең берсе. Сез бетәчәк түгел! Киресенчә, Тукайлардан көч алып, куәтле, мөстәкыйль милләткә әйләнәчәксез һәм сезнең шундый мәҗлесләреңездә булуыбызга бик шатбыз” мәгънәсендә сүзләр сөйләделәр.
Шанхай имамы Әүхәди әфәнде динебезне, милләтебезне берлек аркасында гына саклый алганыбыз хакында сүзләр сөйләде. Сүзләр дәвамында Гайниҗамал ханым, Мәрьям ханым, Латыйфа ханым, Фатыйма ханымнар милли көйләребезне җырладылар. Рәшидә, Тасия туташлар милли биюләребезне биеп, кичәгә матурлык бирделәр. Гомумән, кичә бик рухлы узып, килгән халык та бик мәмнүн калдылар.