Саубуллашасы бар дөнья белән,
Бәхилләшәсе бар туган белән.
Таң атты исә тагын беркөн кими,
Менә шунсын анык беләм...
Белеп булмый, саубуллашу көне
Кемгә, кайчан килеп җитәсен.
Кемнең алдан, кемнең бераз соңрак
Бу тормышны ташлап китәсен.
Саубуллашасы бар авыл белән
Җаныбыз кебек газиз бала белән.
Шөкер, Раббым, киткәчтен дә
Дога кылыр балам барын беләм.
Саубуллашу гына түгел, күрешәсе бар
Ахирәттә атам-анам белән.
Кайтасы бар кунак дөньялыктан
Без бит монда кунак булып килгән.
Ни әйтербез икән ахиртәттә,
Аллаһыма ни дип җавап бирим.
Сынауларны, сорауларны Раббым
Җиңеләйтсә иде, диеп телим.
Автор: Зәмирә Сәмигуллина