Найти тему
Замира Самигуллина

БӘЛКИ УЛ ФӘКЫЙРЬДЕР...

Балачактан ук электричкада йөреп үсмәсәм дә, биредә ошый миңа. Монда үзе бер тормыш. Вахитово тукталышыннан электричкага кереп утыруга, башка көннән әллә ни аермалы үзенчәлек күренмәсә дә, хәзер ни дә булса буласын сизендем, күзне кояш нурлары чагылдыра иде. Ә тәрәзәдән шәһәр эчендәге машиналар агымы күренә, дөнья хәрәкәттә эшкә ашыга. Берничә тукталыш үтүгә вагон эченнән бер гитарист узып китте. Гитарасын иңенә аскан. Иххх, дип карап калдым. Озак та үтмәде, бу абзый ике гитарасын кулына тотып вагонга килеп керде. Һәм вагон түренә басып уйный да башлады. Вагонда рухландыра, көч бирә, эшкә өнди торган җыр яңгырый. Сүзләренә менә мондый мәгънә салынган: "Кайдадыр бар ул матурлык, яктылык, яшеллек..." Төгәл генә истә калмады. Ләкин монда хикмәт сүздә түгел иде. Ә яшәештә, хыялыйлыкта! Мин ерылган авызымны яба алмыйча аңа карап озак утырдым. Электричкаларда уйнап йөрүче гитаристлар турында ишеткәнем булса да, күргәнем юк иде. Бу минем өчен матур иртә булды. Ихх, бар бит шундый кешеләр...аңа бу эше өчен акча да түләнми, бәлки аны хуплаучы да юктыр, бәлки ул фәкыйрьдер, әмма күңелеңне биреп мондый гамәлне һәрберебез дә булдыра алмый. Моның өчен тормышка мәхәббәт кирәк дип уйлыйм мин. Озак та үтмәде, гитарист гитараларын күтәреп икенче вагонга китте. Аны яңадан кереп уйнар дип өметләндем, ни кызганыч, тәмле әйбер күп булмый. Ул кабат кермәде...Ләкин шулай да көттем. Ә электричка тәрәзәсеннән әлеге гитаристның инде платформа киңлекләреннән атлап баруын күргәч, сагышлы үкенеч биләп алды. Ләкин әлеге гитаристтан калган якты эшләргә чакыручы якты хыяллар күңелгә кереп урнашкан иде инде. Гитарист уйнаганда шундый бер матур манзара булып алды. Тукталыш вакыты. Гитара көенә вагон эченә суык урамнан пассажирлар агыла. Аларны гитара аһәңнәре каршы ала. Шул арада гына яныма ике чибәр егет килеп утырды. Әлеге чибәрләр ябышкан чалбарлы тугел, ә эш киеменнән эшкә баручылар иде. Алар Калинино тукталышында төшеп калды. Шул арада янымда бер ханым итле пәрәмәч ( чебурек) ашый, аны ничек пешерү турында янындагы иптәше белән гәп кора. Гомумән, әллә нинди кунелле ыгы-зыгылы тормыш монда... Билетны да әллә ничә тикшерделәр, гадәттә мин күрергә ияләнгән бер “охрана”да бүген икәү, билет тикшерүчеләр дә бик күп. Яшәү шушыдыр инде ул, хәрәкәт шушыдыр! Гитара кыллары яктылык өләшеп башланган иртә булды бу... Рәхмәт, сиңа, гитаралы абый һәм тимер юлдан бик күпләрне хыялларына илтүче электр поезды...

Автор: Ләйсән Мусина