Найти в Дзене
Замира Самигуллина

СИКСӘН ЯШЬЛЕК КАРТЛАР БИИ...

Таулардан гөрләвек булып
Яз тәгәри үзәннәргә,
Яшәү көче алып төшә
Чәчәкләргә, үләннәргә.

Таулардан гөрләвек булып

Яз тәгәри үзәннәргә,

Яшәү көче алып төшә

Чәчәкләргә, үләннәргә.

Йомырканы чиртеп чыга

Яшь үләндәй каз бәбкәсе.

Шатлыгына түзә алмый

Какылдап куя әнкәсе...

Казлар бии, кызлар бии,

Яшь бәтиләр, атлар бии,

Сыза гармун, чал карчыклар,

Сиксән яшьлек картлар бии.

Яңаруны, яшәрүне

Хуплагандай көлә кояш.

Табигатьнең иң дә көчле

Тылсымыдыр ахры бу яз.

" Таулардан гөрләвек булып..." Зөфәр Шәйхетдинов