Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирасханәсендә Г.Тукайга караган бик күп әсәрләр, истәлекләр, хатлар, фотолар, документлар һ.б. саклана. Алар инде күп тапкыр басылып чыккан, галимнәр тарафыннан файдаланылган. Шул исәптән Шәриф Хәйрулла улы Каюмовның истәлекләре дә берничә кат басылып чыкты. Ләкин мирасханәнең фольклор фондында да Ш.Каюмовның истәлекләрен табарга мөмкин. Ул аларны Тукай сөйләгән өч әкият белән бергә 1941 елның 2 февралендә ул вакыттагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә җибәрә.
Шәриф Каюмовның Тукай хакында истәлекләре 1960 елда “Тукай турында замандашлары”, 1986 елда “Тукай турында истәлекләр” исемле китапларда басылып чыга. Әмма андагы мәгълүматларда бераз аермалар очрый. Мәсәлән, Шәриф Каюмов басылып чыккан истәлекләрендә Җаек мәдрәсәсенә 1902 елда килгәнлеге хакында яза. Фольклор бүлегенә җибәргән истәлекләрендә исә 1903 елның көз көнендә килгәнлеген хәбәр итә. Ш.Каюмов үзе язганча, 1902 елны аның гаиләсе ачлыктан качып туган авылларын ташлап, чана өстенә арба салып, төялеп Самара губернасына кыш чыгарга чыгып китә. Аларның гаиләсендә 5 бала була. Самара губернасының Михайловка исемле рус авылында кыш чыгарга уйлыйлар. Аның ата-анасыннан еш кына: “Балаларыбыз авылда ятып надан кала, безгә шәһәргә барырга кирәк,” дигән сүзләр ишетелә башлый. 1903 елны көзге эшләр тәмамлангач, алар Җаек шәһәренә барып керәләр, шәһәр читендәге бер йортта түләп торалар. Хуҗа малае Каюм белән бергә Ш.Каюмов мәдрәсәдә укый башлый. Шунда ул Г.Тукай белән таныша, ул да бу мәдрәсәдә белем алган була. Ш.Каюмов бик ярлы гаиләдән булганга, шагыйрь аңа карата юмарт, миһербанлы булган. Бу турыда ул түбәндәгечә сөйли:
“Без абый белән икәү идек. Безне Суксулар дип йөртәләр иде. Безгә әтиләрдән хат килә иде. Хат китерүче почтальон хатны биргәч тә, үз юлына китмичә нәрсәдер көтеп тора иде. Шулвакыт Тукай биш тиен бакыр акча бирә иде, “Мә, Суксу, бир, ул шуны көтә,” дип безгә биш тиен бирә иде. Тукай ярлы балаларына юмарт, шәфкатьле, аларны ярата, үз янына туплый иде”.
Ш.Каюмов язганча, Г.Тукай янына җыелучы балалар аннан һәрвакыт әкият сөйләвен үтенгәннәр. Ул, әлбәттә, беркайчан да каршы килмәгән. Тукай әкиятләрне, күбесенчә, казакълар тора торган түбән мәдрәсәдә сөйләгән. Әкият сөйләгәндә киез өстенә утырып ике тезен куллары белән кочаклап утырган. Тукай әкиятен һәрвакыт ятим, ярлы егет белән башлаган. Монда Г.Тукайның әкиятләрне кайда сөйләгәнлеге дә ачыклана, ягъни казакълар тора торган түбән мәдрәсәдә икән.
И.Нуруллин «Габдулла Тукай» китабында болай дип яза:
«Аның тыңлаучылары – күбрәк кече яшьтәге шәкертләр. Бу уңай белән шуны әйтик : Габдулла үзе сөймәгән шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы телле булса да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына алырга яраткан. Дөрес, ул төче теллеләнмәгән, йон уңаена гына сыпырмаган, кирәк чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат та тагарга да оста булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән яманны тиз аера. Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте генә, Габдулла абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, уратып алалар да үтенә башлыйлар: сөйлә инде, Габдулла абый, ә?! Габдулла башта ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, йокламыйбыз, сөйлә». «Йокламасагы гына сөйлим», - ди дә җәмәгать сәкеләре уртасында калган идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар түгәрәкләнеп урнашалар».
«Тукай әкият сөйләгәндә, гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп, җанландырып сөйли... Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була,”
– дип искә ала Ш.Каюмов.
Моның нәкъ шулай булганлыгына, әкиятләрнең үзләрен укып карагач, тагын да ныграк инанасың.
Ш.Каюмов аның өч әкиятен яхшы хәтерләп калган: “Хәсән”, “Гали”, “Утыз ул, утыз кыз.” Алар барысы да тылсымлы әкиятләр төркеменә карыйлар. Ш.Каюмов аларны, исендә калдырганча, тәфсилләп, үзеннән бернәрсә дә өстәмичә, хәзерге телгә күчереп язып җибәргән. Әкиятләрнең берсе латин графикасында, икесе кириллицада язылган. Алар “Татар халык иҗаты” томнарына кертелмәгәннәр. Г.Тукай бу әкиятләрне берәр кайдан ишеткәнме, әллә үзе иҗат иткәнме, анысын әйтүе кыен. Ул башка кеше сөйләгәнне өлешчә үзгәртеп, үз вариантында биргән булуы да ихтимал. Чөнки киләчәктә Г.Тукай әкиятләр язучы әдип булып та таныла бит, «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» кебек әкиятләрен иҗат итә. Ничек кенә булмасын, аның әкият иҗатының чишмә башы булып мәдрәсәдә сөйләгән “Хәсән”, “Гали”, “Утыз ул, утыз кыз” әкиятләре саналырга хаклы. Чөнки алар Г.Тукай тарафыннан иҗади эшкәртелгән хәлдә сөйләнелгәннәр.
Шагыйрь сөйләгән әкиятләр үзләренең структурасы белән дастаннарны хәтерләтә. нең сюжетлары фольклорчыларга таныш, вариантлары да очрый. Ләкин аларга төрле өстәмә детальләр кергән, кайбер өлешләре шигъри юллар белән бирелгән. Димәк, Г.Тукай әкиятләр сөйләгәндә дә араларына шигырьләр кертмичә булдыра алмаган. Мәсәлән, “Хәсән” әкиятендә алар шактый күп:
Тыңла, гүзәл егет, мин җырлыймын
Һәм сузамын моңлы көйләрен,
Тотмадың, син, минем сүзләремне,
Ачып кердең кайгы өйләрен.
Ни булды соң сиңа, гүзәл егет?
Ник саргайды алсу йөзләрең?
Карашларың моңлы, нигә алай
Боек карый матур күзләрең?
Ул хәтта гади сәлам сүзләрен дә рифмалаштыра. Мәсәлән, “Утыз ул, утыз кыз” әкиятендә бер батыр икенче батырны очраткач, аны түбәндәгечә сәламли:
“Әссәламе галәйкем!
Юлдаш булыйк, исемең кем?”
Г. Тукай сөйләгән әкиятләрнең башы да оригиналь, чөнки, беренчедән, бер әкияттә дә очрамый торган гыйбарәләр кулланыла, икенчедән, алар шигъри форма белән бирелгәннәр. Мондый башламнарны Г.Тукай үзе уйлап чыгарган булуы да мөмкин. Мисал өчен:
“Борын-борын заманда,
Ачлык булган һаман да,
Аккош яткан күлләрдә,
Комлык эссе чүлләрдә,
Кара урман уртасында,
Арысланнар, аюлар,
Куян, төлке, бүреләр
Хуҗа булып йөриләр.
Зур урманга якын торган өй салдым, эчләрендә яттым, бар иде, ди бер әби,
Бөкерәйгән, ялыккан,
Кыскын тормыш тарлыктан.”
Шулай ук икенче әкияттә:
“Борын-борын заманда,
Кара урман уртасында
Әһәһәү дигән тавышка
Урман яңгыраганда,
Җилләр исеп, давыл чыгып,
Олы имәннәр ауганда,
Яшен яшьнәп, күк күкрәп,
Җилле яңгыр яуганда,
Карга карылдаганда,
Чәүкә чарылдаганда,
Тукран тукылтаганда,
Сары түшле пар сандугач
Чутылдап сайраганда,
Урман сакчысы Татлының
Улы Гыйлем туганда... ”
Бер әкиятенең ахыры да кызыклы:
“Кичә бардым, бүген кайттым,
Вәссәлам, тәммәт тәмам.”
Монда да Г.Тукай рифмалар кулланырга онытмый.
Икенче әкиятнең ахырын ул юмор кулланып:
“Алар иркен, рәхәт гомер итәләр, ди. Мин дә шул бабайның улы булсам, рәхәт яшәр идем,”
– дип тәмамлый.
Г.Тукайның юмор-сатирада осталыгы, шул заманда ук, әкият сөйләү манерасында да күренеп торган. “Утыз ул, утыз кыз” әкиятендә моңа мисаллар бик күп табарга мөмкин. Мәсәлән:
“Таң йолдызы каш сикертеп, көяз кызлар төсле күз кысканда,
Елмаеп, алсуланып, моңланып таң атканда,
Айга менгән ятим кыз кул селтәп озатканда,
Кызарып пешкән ак күмәч күк горурланып кояш калыкканда,
алар изге юлга, көн чыгышына карап, кузгалып китәләр.”
Шулай ук:
“Һәрвакыт кешеләрне котыртып: «Җизни», дип йөрүче озынборыннар да : «Җизни», дип үчекләшмиләр.”
Г.Тукай сөйләгән әкиятләр күбрәк яшүсмерләр өчен туры килә. Чөнки аларның һәрберсендә, диярлек, өйләнү, сөйгән яр табу, ир белән хатын мәс ьәләләре урын алган. Бу аңлашыла да, Г.Тукай бу вакытта яшүсмер булган бит һәм үзе дә үз парын табу турында хыялланган булуы мөмкин.
Г.Тукай сөйләгән әкиятләрнең теленә килгәндә, алар гади сөйләм телендә язылган. Урыны белән әдәби телдә бик кулланылмый торган парлы сүзләр дә очрый:
“Төрле җирдән, якыннан-ерактан, карт-коры, карчык-корчык, ир-хатын, яшь-җилкенчәк, бала-чага, бай-байгура, ярлы-ябагай, сукыр-мукыр, чатан-чотан, аксак-туксак – һәрберсе килә башладылар.”
Күргәнебезчә, Г.Тукай шагыйрь, публицист, прозаик, тәнкыйтьче генә түгел, әле оста әкиятче дә булган. Таланты ташып торган шәкерт әкиятләрне шулкадәр мавыктыргыч итеп, юмор кулланып сөйләгән, үзе үк шигъри юлларга салган, иҗади эшкәрткән, аларга үзеннән өстәмәләр керткән, шуңа күрә алар башка әкиятләрдән нык аерылып тора.