Найти в Дзене
Замира Самигуллина

Булмады балачагым

Балачакка әле кердем,

Соң булса да, уң булсын.

Яланаяк суда йөрдем –

(Тезләрне кояш күрсен!)

Сез көлмәгез: “Буламыни

Балачак, дип, кырыкта?” –

Утын эзләп үтте минем

Балачагым таллыкта.

Үтте урман буйларында

Бил тиңентен кар ерып,

Өйгә алып кайтыр өчен

Бер чана коры чыбык.

Үтте колхоз кырларында,

Коелган башак җыеп,

Борчак йолкып, бөртеген дә

Капмыйча нәфсем тыеп...

Симәнәгә ашлык сайлап

Үтте нәни кичләрем.

...Көтеп алдык мичкә салган

Бәрәңгенең исләрен.

Портфельләрне белмәдек без,

Укыдык букча тегеп,

Без мәктәпкә китә идек

Бер сынык көлчә тыгып.

Кичләрен без урамнардан

Җырламыйча үтмәдек.

Тормыш бик авыр булса да,

Илне ташлап китмәдек.

Яз булды исә, чабатага

Күтәртмә ясый идек,

Аш пешерергә он бетсә,

Кычыткан ашый идек.

Элмә агачының оны

Шулпага ярый иде,

Алабута күмәченнән

Аяк тиз арый иде.

Кунак килсә, он юнәтеп,

Белен пешерә идек.

Колмак белән бал төнәтеп,

Килен төшерә идек.

Яр буйларына сарылып

Чикләвек үсә иде,

Кәрәзле бал яр кырыннан

Ишелеп төшә иде.

Йөрмәдек без кош-кортларның

Ояларын туздырып.

Балтырган һәм әнис ашап,

Йөрдек тамак туйдырып.

Суны колонкадан түгел

Чишмәдән эчә идек,

Шахта галошлары киеп,

Уенга төшә идек тә:

“Суга салсаң су күтәрми

Бер мыскал тимерләрне,

Алтыннар биреп тапмассың

Узган яшь гомерләрне”, – дип

Җырладык без үсә төшкәч,

Шаккатып тимерләргә.

Хәзер кайтасы да килми

Шул узган гомерләргә.

Чалбар киеп йөрим әле,

Асфальт җәйгән юлларда,

Алтын йөзек киим әле

Җыерчыклы кулларга.

Сез көлмәгез – малайларча

Йөрсәм чәчне кыркытып,

Чыдый алмый көлсәм әгәр,

Юктан да эчне тотып...

Балачакка әле кердем,

Атлыгып, хыялланып,

Чөнки тормышым ямьлегә

Шатланып туялмадым.

Рәйсә Имамиева