Ялгыз калган кош та адаша
Җәйләр җитсә арыш басуының
Кырларыннан ялгыз үтәм мин.
Синең күзләреңдәй күкчәчәкне
Бәйләм итеп җыеп китәм мин.
Адашырмын кебек, арыш биек,
Атламыйсың, юлдан янәшә,
Очар юлы аяз күк булса да
Ялгыз калган кош та адаша.
Рәйсә Имамиева.