XX йөз башында Әстерхан шәһәре татарлары татар дөньясында танылу алган яшь кенә егет Габдулла Тукай белән таныша. Авыру белән инде хәлсезләнгән Тукай драматург, әзербайҗанлы доктор Нариман Нариманов (1870-1925) киңәше белән кымыз белән дәвалану өчен Әстерханга килә. Әстерханга Габдулла Тукайның килүе андагы татарлар өчен зур вакыйга булырга тиеш була, әмма аның килүен җәмәгатьчелеккә бик таратмыйлар, бу – Тукайның үз теләге булган булырга тиеш. Авыру шагыйрь өчен артык игътибар рәхәтлек бирүдән бигрәк, аны талчыктырачак кына иде. 1911 елның 29 апрелендә Габдрахман Гомәри үзе нәшер итә торган “Идел” гәзите сәхифәләрендә кыска гына итеп: “Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев шәһәремездә мөсафирдыр”, дип яза. Газета бу хакта башка хәбәрләр бирми. Шулай да, бу хәбәр татарлар арасында бик тиз таралып өлгерә, Тукайга халык мәхәббәтенә, аның игътибарына ияләнергә туры килә.
Шагыйрь Әстерханга су юлы белән “Тургенев” пароходына утырып килеп, “Люкс” кунакханәсенә урнаша. Аннан бу вакытта “Идел” газетасында эшләүче дусты Сәгыйдь Рәмиев яшәгән фатирга күченә. Ике шәгыйрьне сыендырган йорт хуҗасы Дауд Мөхәммәдев исемле суднокүтәрү остасы була. Ул киләчәктә язучы булып танылачак Гөлсем Мөхәммәдеванең атасы. Гөлсем – Галимҗан Ибраһимовның өченче хатыны булган ханым, язучының бердән-бер улының әнисе ул.
Бу вакытта Әстерханда сөргендә булып шәһәрнең мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашкан Нариман Нариманов Тукайның сәламәтлеге өчен борчылып, аның дәвалау юлларын эзли, аның киңәше белән шагыйрь Калмык Базар дигән авылга кымыз белән дәвалану өчен дусты, рәсем укытучысы Шәһид Гайфутдинов (1881-1925) йортына урнаша. Бу дусты аның китапларына иллюстрацияләр дә ясый торган булган. Гайфинең кече энесе Хәнәфи Гайфетдинев көн аралаш Тукайга кымыз китереп торган. Тукай кымызны яратып эчмәсә дә, ихластан аның өчен борчылып, яңа гына әзерләнгән кымызны китергән малайга рәхмәтләр әйтеп калган.
Гомүмән, әстерханлылар шагыйрьне зурлыйлар, аны тәмле әйберләр белән сыйлый торган булалар. 1911 елның 5 маенда “Ял-Йолт” журналы мөхәррире Әхмәд Урманчеевка юллаган хатында Сәгыйть Рәмиев белән бергәләп кунактан-кунакка йөрүе, туйганчы ит ашавы, кымыз эчүе турында яза. Халык белән аралаша, хәтта ул “Идел” газетасын хәреф җыючысы Габдерәхим Утабалиев белән атаклы Татар-Базар дигән җиргә баргач товарларга игътибар да итмичә, андагы карусельны күреп балаларча шатлык белән әйләнә башлый.
Әстерханның шифалы һавасы, аның атмосферасы шагыйрьгә көч-куәт, хозурлык бирә.
Дауд Мөхәммәдев Габдулла Тукайны моторлы көймәгә утыртып Яңавылны (Новый Аскер) күрсәтергә алып бара, “Идел” газетасы хезмәткәрләре белән бергәләп Тукай Сәмәк (Семиковка) авылында Латып Умеров дачасында кунак булып кайта. Иң кызыклы очрашу, әлбәттә, татарлар яши торган Тияктә була. Монда оештырылган әдәби кичәдә ул әдәбият турында сөйли, артистлар Габдерәхим Адаков, Бари Әминев, Әҗдар Моратов һәм башкалар халыкка аның шигырьләрен укый. Шагыйрь Нариман Наримановның үпкә авыруына каршы ак ромашкалар чәчәк аткан вакытта ел саен оештырган “Ак чәчәкләр” бәйрәменә туры килеп, анда да катнаша, хәтта ул анда халыкны мәгърифәтле итү, мәдәният турында чыгыш ясый. Тукай Әстерханда булган вакытта Петербург консерваториясендә белем алган татар кызы, артистка Мәрьям Искәндәрева Әстерханга концерт белән килә, Тукай концертка барырга теләмәсә дә Дауд Мөхәммәдев белән Сәгыйть Рәмиев аны “Аркадия” бакчасындагы җәйге театрга алып бара алалар.
Дусты Шәһид Гайфи хатыны Нурбиби белән Тукай шигырьләрен җанландырып аңа кызык итеп күрсәтеп аның күңелен күтәргәннәр. Шундый бер күренешне Шәһид Гайфинең дусты фотограф И. М. Бочкарев күреп алып сурәткә ала. Бу сурәт Берлин нәшриятына эләгеп татар һәм рус телендәге язулар белән төсле открытка булып эшләп таратыла. Открыткага Тукай шигыреннән түбәндәге сүзләр язылган була. Бу открытка Татарстан Республикасының Милли музее фондларында саклана.
И, Ходай! Мәгълүм сиңа,
Тик яхшылык касдымыз,
Зикремездер: казы, кузы,
Яшь кенә кыз, каз, кымыз.
Юкны сөйлиләр җәдидләр,
Чыннан әһминсафлә без,
Мактыйбыз ич Тәңремезне
Шитә бу бит “каф” дә без.
Тукай Әстерханда әлләни озак тормаса да, шифалы кымыз эчә, рухи канатлану ала, аңа гүя хәл кереп китә. Әстерханда яшәүче татарлар аны бар булган кунакчыллыклары белән сыйлыйлар, кадерлиләр, хөрмәтлиләр, күңелен күрәләр. Г. Тукай үзенең Әстерханга килүен вакыйга итергә теләмәсә дә, әстерханлылар өчен ул тарихи, истәлекле, кадерле вакыйга була. Тукайны Әстерханнан озатканда аның хөрмәтенә артист Зәйни Солтанов (1892-1952) Кышкы театрда кичә оештыра, бу кичәдә РСФСРның атказанган артисткасы булачак Сара Байкина (1895-1972) тәүге чыгышын ясый. Яшь кыз беренче иҗади имтиханын бөек шагыйрь Г. Тукай каршында үтә.
Әстерханлылар 1911 нче елның 6 июнендә шагыйрь I класслы пароходына утыртып зурлап Казанга озаталар. Әстерханлыларның Тукай белән берлектә төшкән берничә фотосурәте сакланып калган. Фотостудиядә көймәгә, әстерханлыларча әйтсәк, каекта утырган рәвештә төшкән фотосурәттә Г. Тукай дустлары Сәгыйть Рәмиев һәм укытучы-рәссамчы Ш. Гайфи.
Әстерхан татарлары белән күмәкләшеп төшкән фотосурәттә Тукай Әстерханда гомер итүче зыялылар, күренекле кешеләр арасында. Шулар арасында өендә яшәтеп, кунак Дауд Мөхәммәдев, артист Габдрахман Абаков, дусты Шәһид Гайфи, мөгаллим Әбүбәкер Мазини, Гомәри шәкерте, соңрак ногайларның беренче романистлары итеп саналган Басыйр Абдуллин һ.б. бар.
Әстерханлыларның Тукайны зурлавының бер дәлиле: Тукай вафаты белән үк алар Әстерханда пароходка аның исемен бирәләр. Хәзерге вакытта да шәһәрнең нинди генә кешесеннән сорасаң да, Әстерхан шәһәрендә яшәүче башка милләт кешеләре дә аның кем икәнен әйтеп бирә, аның әсәрләрен, шигырьләрен сөйли ала. Безгә Әстерхан шәһәренең Тукай исемен йөрткән 74 нче мәктәп укучыларының, шәһәр халкының Тукайга багышлап эшләнгән видеосюжетын педагог Гамидова Светлана Борисовна бирде. Тукайга мәхәббәт белән эшләнгән ихлас сюжет өчен аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тукай Әстерханда, аның халкының күңелендә яшәде, яшәячәк.