"Татар әдәбияты тарихында ХХ гасыр ахырына кадәр Кол Шәриф исемле бер генә шагыйрьнең тарихта булганы билгеле иде. Соңгы вакытларда ХVI һәм XVII гасырларда яшәп иҗат иткән Кол Шәриф исемле тагын бер шагыйрьнең булганлыгы ачыкланды. Аларның беренчесе – Казанны яклап, халкын, динен, татар бәйсезлеген яклап, һәлак булган шагыйрь Кол Шәриф сәйед Мансур сәйед улы – 1552 елның 2 октябрендә Казан шәһәрен Иван Грозный гаскәрләре яулап алып җимергән вакытта һәлак була.
Икенче Кол Шәриф — XVII гасырның соңгы чирегендә яшәгән үзбәк шагыйре, суфый, аның иҗаты татар мөселманнар арасында XVIII йөздән мәгьлүм. Үзбәк шагыйренең суфыйчылык идеяләре белән сугарылган шигырьләре XVIII-XIX йөз чикләрендә татар укымышлысы тарафыннан төзелгән, “Бакырган” китабы аша мәшһүр булган, алар суфый шагыйрьләр әсәрләреннән төзелгән поэтик антологиягә кертелгән. Бу китаптагы ике шагыйрьнең — Әхмәт Йәсәви белән Сөләйман Бакырганиның тарихлары, алардан килгән суфыйлык силсиләләре аркылы татар укымышлыларына мәгьлүм. Алардан башкаларының кайда яшәүләре, кайсы дәвердә гомер итүләре, тел үзенчәлекләре татар укучысына артык мөһим булмаган. Үзбәк Кол Шәрифнең шигырьләре белән беррәттән, “Кыйссаи Хөбби хуҗа” исемле Сөләйман Бакыргани тарихыннан язылган поэмаcы да татарның рухи ихтыяҗына җавап бирердәй чыганак була.
Боларның текстлары Казанда татар типографияләрендә берничәшәр кабат басылып, таралып татар халкына хезмәт иткәннәр. “Бакырган” китабының башта ХIХ гасырның беренче яртысында кульязмалар рәвешендә таралуы мәгьлүм. Соңыннан күп тапкырлар басылган, әмма ничә басмасы булуы өйрәнелмәгән. Шулай ук “Кыйссаи Хөбби хуҗа” әсәре ХVIII йөздән бирле кульязмалар рәвешендә таралып, аның ХIХ йөздә (1899 елда) бастырылып чыгарылуы мәгьлүм.
Үзбәк шагыйре Кол Шәрифнең шигырь һәм поэмасын, тарихлары ачык булмау сәбәпле, татар шагыйре Кол Шәриф Мансур сәйед углы мирасы итеп карау ялгышлык булып, бу ялгыш ХХ гасырның ахырына кадәр дәвам итте. Ләкин татар әдәбиятчылары әлеге авторның иҗатын ихластан Казан чоры шагыйре иҗаты итеп өйрәнделәр һәм пропагандаладылар. Ул дәвер Кол Шәриф әсәрләрен укучыларга җиткерүдә филология фәннәре докторлары Ә. Шәрипов һәм Җ. Зәйнуллиннар текстологик эш башкарып, әсәрләрен матбугатка әзерләделәр.
Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәрифнең иҗатын беренче булып төрек галиме Зәки Вәлиди Тоган архивлардан эзләп табып, аларга аңлатмалар биреп, оригинал телендә һәм гарәп имлясында бастырып чыгарган (1963 елда).
Төрек галименең бу хезмәте белән татар әдәбиятчылары бик озак хәбәрдар булмадылар. Шулай Кол Шәрифнең иҗаты, теле турында икенче бер төрек галименең 1990 нчы елларда күләмле хезмәте чыккан. Ул хезмәтнең авторы – Мәлик Үзйетгин аны журнал өчен әзерләп филология фәннәре докторы Ф.С. Хәкимҗановка тапшырган. Ф. Хәкимҗанов аны, урыс теленә тәрҗемә итеп, “Гасырлар авазы” журналында бастырды. Шул ук вакытларда төрек һәм иске татар телендәге Зәки Вәлиди материалы татар телендә дә басылып дөнья күрде.
Казанда Кол Шәриф мәчете фонды җитәкчелеге, халыкка, җәмәгатьчелеккә Кол Шәрифнең тормышын, иҗатын, аның Казан тарихындагы ролен күрсәтү, таныштыру өчен, бер тарихи-әдәби җыентык төзү фикерен тормышка ашыру юлында бу китапның татар һәм урыс телләрендәге ике басмасын бастырды.
Мөхәммәд булган дигән нәтиҗәгә киләбез. Болардан Кол компоненты шагыйрьнең диндар булуын белдерсә, мулла аның укымышлы, галим, шагыйрь булуына дәлил, Шәрифи (Шәриф) – чын хөрмәт иясе булуын, танылуын күрсәтә. Әдәби һәм тарихи исеме, псевдонимы “Кол Шәриф”, Хаҗитархани аның Әстерхан сәйеде Мансурның улы икәненә дәлил. Мансур сәйед — Сафа Гәрәй ханның дусты — 1548 елда үлгән. Кол Шәриф бик тыйнак кеше була. Хәтта 1550 елгы сугышта шәкертләре белән Казанның бер капкасын саклаганда үзен “мәрхүм һәм мәгьфүр сәйеднең улы Кол Мөхәммәд сәйед ” дип кенә әйтә".
М.И. Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы.